Саба дулкыннары

Ана капиталына җиңел машина сатып алу мөмкинлеге бирергә тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасының өч оппозицион фракциясеннән бер төркем депутатлар палатага Ана капиталын җиңел машина алуга юнәлдерү мөмкинлеге канун проектын карауга юнәлтте, дип хәбәр итә INTERFAX.RU мәгълүмат агентлыгы.


Авторлар 8 урынлыдан да күбрәк булмаган яңа автомобильләр алуга рөхсәт бирергә тәкъдим итә.

Әлеге дәүләт ярдәмен аерым гаилә категорияләре куллана алачак: тәрбиягә балалар алган, инвалид балаларны караучылар, күп балалы гаиләләр, диелә канун проектына беркетелгән аңлатма язуында.

Канун проектын кабул итү Россиядәге 12 елдан 7 айга кадәрле булган автомобильләрнең уртача яшен кыскартуга китерәчәк. Шул ук вакытта бу машина төзү өлкәсенә дә уңай йогынты ясыячак, диелә аңлатма язуында.

Канун проекты авторларының берсе, сәламәтлек саклау комитеты рәисенең беренче урынбасары Федот Тумусов белдерүенчә, авыр җирлегендә һәм Россиянең төньяк районнарында автомобиль бердәнбер йөрү чарасы. Инвалид балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләр, ялгыз бала караучы әти яки әни ана капиталы хисабыннан машина сатып алса, без андый гаиләләрнең тормыш сыйфатларын күпкә яхшыртыр идек, ди ул.

чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: