Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ана капиталына бакча сатып алырга мөмкинме?

Казаннан ерак түгел бер бакча сатып алырга уйлыйбыз. Кечкенә генә йорты да бар. Акчабыз җитеп бетми. Икенче балабыз тугач бирелгән ана капиталын файдаланмый торган идек. Бакча алыр өчен ана капиталын кулланып буламы икән? Тәнзилә Хәйруллина, Казан.


Татарстан Пенсия бүлегенең Вахитов районы бүлекчәсе хезмәткәрләре аңлатуынча,закон нигезендә («Балалары булганнарга, дәүләт ярдәме күрсәтү турында»гы федераль закон, №256, 2006 елның 29 декабреннән), ана капиталын торак алуга файдаланырга була. Әгәр дә сез алачак бакчадагы йорт торак бина булып санала икән, бердәм дәүләт реестрыннан моны раслаган документ алырга кирәк. Әлеге документ нигезендә, ана капиталын торак йорт алган вакытта кредитны түләгәндә дә, беренчел кертем буларак та файдаланып булачак. Әгәр дә йорт яшәр өчен яраклы булып саналмый икән, ана капиталын кулланырга рөхсәт ителмәячәк.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев