Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Алмалы ватрушка пешерү ЫСУЛЫ

Рәфилә Шәмсетдиновадан алмалы ватрушка пешерү рецепты

400 гр он, 150 гр маргарин яки сыер мае, 150 гр шикәр комы, 1 йомырка, 250 гр эремчек, 1 зур алма, 1 чәй кашыгы корица, 1/3 чәй кашыгы сода

Өй температурасында эрегән маргарин яки сыер маен он белән уарга. Шикәр комының 100 граммын, аш серкәсе белән сүндерелгән сода һәм ярты йомырка белән кушып, онга салырга. Камыр уылган валчык сыман була. Эчлек өчен эремчек, 50 гр шикәр комы, ярты йомырканы бергә кушарга. Камырның бер өлешен майланган табаның аскы өлешенә җәясе, аннары - эремчекле эчлекне, аның өстенә, яссырак итеп, туралган алманы. Аңа аз гына шикәр комы һәм корица сибәргә һәм өстенә калган камырны җәясе була. Өстен тигезләп чыгып, 220 градуслы мичтә 20 минут пешерәсе.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев