Саба ТВ

Аллаһ белән табиб арасында: хәзер реанимацияләргә авыр хәлдәге пациентларның туганнары да керә алачак

Реанимациядәге авыруның терелүенә аның якыннары ничек тәэсир итә? Ни өчен хөкүмәт законлы рәвештә Россиядәге барлык реанимацияләрне ачарга тели? Һәм табиблар моңа ничек карый? “Татар-информ” агентлыгы Казанның зур хастаханәләрендә әлеге һәм башка сорауларга җавап эзләде.

Реанимациядәге авыр хәлдә ятучы пациентларның туганнарын озак вакытлар алар янына кертмәделәр. Әлеге мәсьәлә буенча авыруларның туганнары һәм Россия табиблары еш фикер алышып торды, ләкин бу сорау ачык булып кала иде – реанимациягә керү рөхсәт ителмәде.

2015 елда Change.org глобаль платформасында моны үзгәртүне таләп иткән петиция пәйда булды. Россия Сәламoтлек саклау министрлыгына һәм Россия Хөкүмәтенә язылган мөрәҗәгать тиз арада 360 мең имза җыйды.

Нәтиҗәдә, 2017 елда Мәскәүнең сәламәтлек саклауны оештыру һәм медицина менеджменты фәнни-тикшеренү интституты ренимациягә керү кагыйдәләрен туплаган белешмәлек бастырып чыгарды. Ләкин әлеге күрсәтмәләрне берничә генә хастаханә кулланды.

Ул вакытта Россия Хөкүмәте  “РФ гражданнарының сәламәтлеген саклау нигезләре” 79 нчы Федераль законның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында карар кылды. Аның буенча, ренимациягә пациентның әти-әнисе, башка туганнары һәм законлы вәкилләре керә ала.

Депутатларның бу инициативасына табиблар ике төрле карашта булды. Әлбәттә, якыннарының терәк булуы авыруларның сәламәтлегенә уңай тәэсир итә, дип сөйли табиблар, ләкин авыру янына килгән кешеләрнең палаталарда тавыш куптарган очраклары да була.

Табиблар сүзләренчә, туганнары авырулар һәм табибларга ләгънәт укырга, авыр хәлдәге авырулардан васыятнамә язуны таләп итәргә яки пациентларга тыелган препаратларны бирергә мөмкиннәр.

Сүз уңаеннан, Россия Дәүләт Думасы закон проектын беренче укылышта кабул итте. Документ авторлары фикеренчә, авырулар янына керү тәртибен Сәламәтлек саклау министрлыгы билгеләячәк.

 

Татарстанда реанимацияләр күптәннән ачык

 

Россиянең башка төбәкләренә караганда, безнең республикада хәл башкачарак.

2009 елда Балалар республика клиник хастаханәсе табиблары үзләренең эчке протоколын төзеде, аның буенча реанимациядәге пациентлар янына көн сан керергә була.

2018 елдан хастаханә җитәкчелеге көн дәвамында пациентлар янына керү өчен берничә вакыт аралыгын билгеләде.

7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсендә реанимациягә катгый рәвештә билгеләнгән вакытта гына кертәләр – көннең беренче һәм икенче яртысында берешәр сәгать.

Реанимотологлар сүзләренчә, республика клиник хастаханәсендә пациентлар янына керү беркайчан да тыелмаган булган. Бары тик табиблар туганнары һәм якыннары өчен аерым сәгатьләр билгеләгән. Ләкин 2018 елда хастаханәдә барлык чикләүләрне бетергәннәр, хәзер реанимация авыр хәлдәге пациентларның туганнары, якыннары өчен һәрвакыт ачык.

 

Табиблар әйтә

 

Без реанимацияләрне ачуга карата табибларның фикерләре төрле булуын аңладык. Мәсәлән, Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев якыннарының яннарында булуы авыруларның сәламәтлегенә уңай йогынты ясый дип, сәясәтчеләргә, хезмәттәшләренә һәм авыруларның туганнарына күп еллар аңлатып килә икән.

“Шикаятьләр күләме кимеде, пациентларның психологик-эмоциональ халәте уңай якка үсте. Ләкин, иң мөһиме – әкренләп элеккеге стереотиплар юкка чыга бара. Реанимациядә яткан авыруларга туганнары куркыныч тудырмый! Ренимация стериль операция зонасы түгел. Гомумән, реанимациядә ятучы авыр хәлдәге пациентларның терелүгә өметен һәм психологик-эмоциональ халәтен аларның туганнары күпкә арттыра”, - дип сөйләде РКБның баш табибы.

Аның сүзләренчә, реанимациядә ятучы балалар үзләре генә калырга тиеш түгел. Сабыйларның әтиләре яки әниләре аларга кайвакыт иң куркыныч авырулардан да аякка басарга ярдәм итә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының анестезилогия һәм реанимотология буенча баш белгече сүзләренчә, кайбер табиблар реанимациягә авыруларның туганнары керүгә нейтраль карашта тора.

“Мин тәгаен беләм, бу мәсьәләгә нейтраль карашта булган кешеләр бар. Алар: “Яхшы, безгә шартлар тудырсыннар һәм без туганнарына керергә рөхсәт бирербез”, - диләр. Реанимациягә керүгә катгый рәвештә каршы булган табиблар, җитәкчеләр, ренимация мөдирләре, табиб-реаниматологлар да бар. Бу очракта без реанимациягә керүгә уңай карашта булган кешеләрнең аз икәнен күрәбез. Бу табибларның төп эшенә комачаулый”, - дип саный Айнагөл Баялиева.

Белгеч, авыру янына туганнарының килүенә карамастан, дәвалау-диагностика эше дәвам итә дип искәртә: табиблар УЗИ, МРТ, башка катлаулы процедуралар ясый, төрле аппаратларга тоташтыралар.

“Бездә эш кайный һәм реанимациягә авыруларның туганнарын тәүлек әйләнәсе кертүне тәэмин итү мөмкин түгел. Шуңа күрә, моны кирәк түгел дип санаган табибларны аңлыйм мин. Ләкин иң мөһиме пациент мәнфәгатьләрен да онытырга ярамый. Ул депрессиягә бирелә, авыр хәлдә кала, аңа физик яктан болай да авыр. Бу депрессия вакытында, авырлык килгәндә кеше өчен ярдәм кулы сузардай якын кешесе булу бик мөһим. Бу вакытта без туганының чыннан да дәвалау көченә ия булуын аңлыйбыз, хәтта үзебез дә туганнарыннан килүләрен үтенәбез”, - дип аңлатты ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының анестезиология һәм реаниматология буенча баш белгече.

Айнагөл Баялиева сүзләренчә, реанимациягә туганнарны кертү-кертмәүне һәр табиб, әгәр пациент аңында икән, аның белән берлектә хәл итәргә тиеш.

“Пациент, “Мин шуны күрергә телим” дип әйтергә тиеш. Бәлки ул үзен борчыган берәр нәрсәне әйтергә телидер. Әлбәттә, бу бик кирәк. Бездә шундый очрак булган иде: бер хатын-кыз үзенең язылышмыйча гына торган иренә кияүгә чыгарга теләвен әйтте. Бу ирнең баш миенә операция ясалган, аңында, әмма бик хәлсез иде. Әлбәттә, бу аңа тернәкләнергә һәм көрәшергә ярдәм итте, моны чиргә үчләшү дип әйтәбез без. Һәм без рөхсәт иттек. Башка очрак та булды: авыру янына туганнары килеп, васыятнамә өчен тавыш чыгарган иде”, - дип исенә төшерде табиб.

Сәламәтлек саклау министрлыгы белгече үзе өчен төгәл билгеләгән: әгәр реанимациягә туганнарын кертәләр икән, анда квалификацияле психолог эшләргә тиеш.

“Реанимациядә авыруның депрессия чоры башлана. һәм шул вакытта килгән якыннары, туганнары, әлбәттә инде, дәвалаучы ролен уйный. Мин реанимация бүлегендә психолог булсын дигән фикердә. Табиб, дәвалаучы табиб, дежур табиб, бүлек мөдире – яхшы... Ә психолог авыруларга һәм аның янына килүчеләргә башка күзлектән, психологик күзлектән карый. Ул ике ярны тоташтыручы күпер булырга тиеш. Бер яр – реанимация һәм критик халәт, икенче яр – ярдәм итәргә теләүче, борчылып торучы кешеләр. Икенче ярда дорфа кешеләр дә булырга мөмкин, алар реанимациядә ниндидер комачаулыклар һәм тискәре якларны гына күрә. Алар белән эшләгәндә дә психолог ярдәме кирәк бит. Әлеге закон проекты белән бәйле рәвештә, реанимацияләрдә психологлар булдыруны да карасыннар иде”, - дип аңлатты Айнагөл Баялиева.

Сүз уңаеннан, Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты җитәкчесе Дмитрий Морозов, икенче укылышка депутатларның инициативасы җентекләп өйрәнеләчәк, дип белдерде.

“Барлык сораулар да юкка чыгарга тиеш. Безгә барысын да эшләп бетерү мөһим: реанимациягә керү нәрсәсе белән аерыла, авыр хәлдәге пациентларның туганнары килсен өчен махсус шартларны ничек тәэмин итәргә, инвазив процедуралар, бигрәк тә реанимацион чаралар вакытында авыруның туганнары керүне ничек тәртипкә салырга”, - дип билгеләп үтте депутат.

Морозов сүзләренчә, закон проектын икенче укылышка кадәр комитет вәкиле Николай Герасименко җитәкчелегендә эшче төркем эшләп бетерәчәк.

 

Туганнары нәрсә уйлый?

 

“Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесе ярты ел дәвамында төрле хастаханәләрнең реанимация бүлекләрендә ятучы авыруларның туганнарыннан авыруга якын кеше ярдәменең нинди йогынты ясавын сорашты.

Еш кына туганнары: “Мин каян белим? Мин бит табиб та, Аллаһы Тәгалә дә түгел”, дигәнрәк сүзләре белән котылды. Ләкин сөйләшүләр гел бер нәтиҗәгә китерде – якын туганнар өчен реанимация ачык булырга тиеш.

“Авыр хәлдәге кеше өчен бу, ким дигәндә, рухи ярдәм, терәк. Аларны ялгызларын гына калдырырга ярамый. Без бит медперсоналга да ярдәм итә алабыз һәм хастаханәдә яткан якын кешенең хәлен дә җиңеләйтәбез”, - дип сөйләде “Татар-информ”га 7 нче шәһәр хастаханәсендә ятучы бер авыруның оныгы.

 

“Әни комада. Инде берничә атна, бернинди реакциясе юк. Ләкин табибларга рәхмәт, мин аның янында. Әйе, минем монда булуымның бернинди тәэсире дә юк, ул мине ишетми. Ләкин һәр көн киләсең, бу күпмедер дәрәҗәдә тынычландыра”, - дип сөйләде илле яшьләр тирәсендәге бер ханым. Табиблар сүзләренчә, аның әнисенең аңына килүе икеле.

“Күпме булдыра алам, шулкадәр янында булам. Табиблар улыма сизелерлек яхшы диләр. Белмим, баласы янына реанимациягә кертмәүләре белән ана кеше ничек килешергә тиештер... Аллага шөкер, монда барысы да башкача”, - дип сөйләде Балалар клиник хастаханәсенең яңа туган балалар өчен 3 нче анестезиология һәм реаниматология бүлегендә дәваланучы җитлекми туган сабыйның әнисе.

Ярты ел эчендә без реанимациягә кертүгә каршы булган яки моның бернинди дә файдасы юк дип санаган бер генә пациентның да туганын очратмадык,

 

 

Автор: Валерия БЕЛОВА, sntat.ru
Фото: Илнар Төхбәтов, Николай Александров

 

https://intertat.tatar

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: