«Ак калфак»лылар «Туган якны өйрәнү» музее белән танышты
Алар күргәзмә һәм йолалар белән танышты.
Конференциянең икенче өлешендә "Ак калфак"лылар "Туган якны өйрәнү" музее белән таныштылар. Аннан соң Иләбәр авылының Сабантуй аланында ачылган "Гөлфия" чишмәсенә килеп, аның суыннан авыз иттеләр. Чишмәгә исеме бирелгән, 4 ул үстергән, гомере буе терлекчелектә хезмәт куйган, Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән Гөлфия апа Зариповага багышланган күргәзмәне бик кызыксынып карадылар. Гөлфия апаның оныгы, "Игенче" җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов әбисе турында булган истәлекләре белән уртаклашты. Аннары кунаклар миллек бәйләү йоласы белән танышып, үзләре дә миллек бәйләүдә катнаштылар. Чара турында тулырак тапшыруыбызның киләсе чыгарылышында карарга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев