Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Ак калфак» берләшмәсе әгъзалары Саба районына килде

Конференциядә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һәм районнардагы «Ак калфак» берләшмәләре әгъзалары катнашты.

Май аенда Байлар Сабасында Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсендә якташыбыз, күренекле галим, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, академик Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның тууына 100 ел тулу уңаеннан Республикакүләм "Без тарихта эзлебез" иҗади-эзләнү конференциясе үткән иде. Кичә аның бер юнәлеше булган, Бөек Ватан сугышында катнашкан татар хатын-кызларының язмышын өйрәнүче "Ут эчендә татар кызлары" дигән өлеше уздырылды. Конференциядә Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова һәм районнардагы "Ак калфак" берләшмәләре әгъзалары катнашты. Иң элек алар китапханә янәшәсендәге Габдулла Тукай паркында шагыйрьгә багышланган әсәрдән өзек карадылар, аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Аннары китапханә эшчәнлеге белән таныштылар. Кунакларны Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов сәламләде. Хатын-кызларның тормыштагы һәм җәмгыятьтәге тоткан урынын югары дәрәҗәдә бәяләп рәхмәтен белдерде. Ике арада җылы әңгәмә, аралашу булып конференция эшчәнлегенең нәтиҗәле үтүенә этәргеч ясады. Сугышта катнашкан татар хатын-кызларының язмышын өйрәнгән иҗади эшләрен Балтач, Мамадыш, Чистай, Арча һәм Саба китапханәчеләре, аккалфакчы ханымнары тәкъдим итте. Һәркайсы үз төбәкләренең батыр йөрәкле сугышчы хатын-кызларының язмышларын өйрәнү буенча зур иҗади эш башкарган. Барлыгы 13 эш кабул ителән. Аларның барысы да жюри тарафыннан югары бәяләнде, жиңүчеләр ачыкланды. Киләчәктә дә бу эш дәвам итәчәк, ди оештыручылар. Чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана һәм "Ак калфак" республика иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырыла. Кадрия Идрисова киләчәктә китапханәләрдә сугышта катнашкан хатын-кызларны барлау буенча аерым музей-булмәләр булдыру турында нияте барлыгын да белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев