Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Ак Барс"ның көче күбрәк һәм оешкан төстә уйныйлар – Игорь Захаркин

"Салават Юлаев" командасы баш тренеры азакка кадәр тырышырга ышандырды.

(Казан, 1 март, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Континенталь хоккей лигасы Гагарин кубогы өчен көрәшнең Көнчыгыш конференция 1/4 финал раундында чираттагы тапкыр "Ак Барс"ка оттыргач, "Салават Юлаев" командасы баш тренеры Игорь Захаркин көндәшләрнең көчлерәк булуын таныды.

"Миңа "Ак Барс"ның көче күбрәк калган кебек тоелды һәм алар оешканрак төстә уйный алды. Без көндәшләрнең капкасына кадәр дә барып җитә алмадык. Уен бетәргә санаулы секундлар калганда кабат гол керттердек. Бу аерым уенчыларның игътибарсызлыгы. Гол керттергәндә һәрчак кем дә булса гаепле була бит. Ниндидер сәбәпләр аркасында алка 51 нче номерлы уенчыга килеп эләкте. Шулай да була ул. Могҗиза тудырырга тырышып карарбыз. Ләкин реаль күзлектән карасак... Сүз дә юк, без тырышачакбыз. Әмма аерым линияләрнең тотрыклылыгы буенча "Ак Барс" бездән көчлерәк, - диде Игорь Захаркин.

Исегезгә төшерәбез, кичә "Ак Барс" Уфада "Салават Юлаев"ны 2:1 исәбе белән отып, серияне үз файдасына 3:1 итте. Бишенче матч иртәгә, 2 мартта, Казанда уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев