Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Ак Барс” Гагарин кубогында финалга чыкты

Кичә "Ак Барс" хоккей командасы Чиләбенең "Трактор" командасын җиңде. Финалда көндәш әлегә билгеле түгел. Кичә Чиләбедә Казанның "Ак Барс" хоккей командасы Көнчыгыш конференция финалында җиңеп, Гагарин кубогының финалына чыкты. Казанның "Ак Барс" һәм Чиләбенең "Трактор" командалары арасындагы серия исәбе 4:0 булды. "Ак Барс"ның "Трактор"ны дүрт тапкыр җиңүе Казан командасына Гагарин...

Кичә "Ак Барс" хоккей командасы Чиләбенең "Трактор" командасын җиңде. Финалда көндәш әлегә билгеле түгел.

Кичә Чиләбедә Казанның "Ак Барс" хоккей командасы Көнчыгыш конференция финалында җиңеп, Гагарин кубогының финалына чыкты.

Казанның "Ак Барс" һәм Чиләбенең "Трактор" командалары арасындагы серия исәбе 4:0 булды.

"Ак Барс"ның "Трактор"ны дүрт тапкыр җиңүе Казан командасына Гагарин Кубогының финалына турыдан-туры юл ачты.

Казан командасының көндәше әлегә билгеле түгел. Санкт-Петербургның "СКА" һәм Мәскәүнең "ЦСКА" командасы арасындагы серия исәбе әлегә тигез - 2:2.

Чиләбе хоккей командасы уенчылары уенны саклык белән башлады. Бу алар өчен хәлиткеч матч иде. Тик, беренче голны "Ак Барс" уенчысы Михаил Глухов кертте.

Реклама

Икенче периодта "Трактор" командасында Рихард Гюнге, "Ак Барс"та Антон Ландер гол керте.

Өченче периодта Чиләбеләр хоккейчылары мөмкинлек туган саен Эмиль Гарипов капкасына алкаларны бәреп кенә торды, тик бу аларга нәтиҗә бирмәде.

Соңгы секундлар калгач, "Трактор" уенчылары капкачыны алып, өстәмә уенчы чыгарды. Соңгы секундта Антон Ландер буш капкага хәлиткеч гол кертте һәм уен "Ак Барс"ның финалга чыгуы белән тәмамланды.

Шулай итеп, соңгы исәп 1:3 булды.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев