Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Аңа төрмә түгел, ярдәм кирәк”: Ефремовны яклап имзалар җыялар

Узган атнада Русиянең халык артисты Михаил Ефремовның исерек килеш руль артына утырып, юл һәлакәтенә очравы, аның гаебе белән фургон водителенең һәлак булуы турындагы хәбәр дөньяны шаулатты. Ефремовка 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Кемдер әлеге карарны гадел дип саный, ә кемдер актер андый ук кырыс хөкемгә лаек түгел дигән фикердә. Соңгылары арасына Любовь Успенская да бар. Шансон патшабикәсе Ефремов файдасына петиция әзерли. Анда ул Владимир Винокур, Лев Лещенко, Надежда Бабкина һәм башка халык артистларының култамгасын куйдырмакчы. Юл һәлакәте сәбәпчесенә төрмә түгел, ә ярдәм һәм дәвалау кирәк дип саный җырчы.
 
“Шундый бөек актерны югалтмас өчен үтенеч язачакбыз, култамгалар җыячакбыз. Безнең ил болай да үз вакытында Сахаровның да, Солженицынның да кадерен белмәде. Шундый бөек шәхесләрне югалттык”, - дип китерә Успенская сүзләрен “Пятый канал”.
 
Михаил Ефремов һәлак булган водительнең туганнарына видеомөрәҗәгать юллады. Актер Захаровның якыннарыннан гафу үтенде һәм матди ярдәм тәкъдим итте. Моның өчен халык артистының мөмкинлеге бар. Белгечләрнең якынча исәпләвенә караганда, аның уртача айлык кереме өч миллион сум тәшкил иткән. Әмма мәрхүмнең якыннары Ефремовның акчасыннан баш тарткан. Алай гына да түгел, аның гафу үтенүен дә кабул итмәгәннәр. Соң дигәннәр...
Чыганак: 7days.ru
Фото: Инстаграм, ИТАР-ТАСС
 
 
 

---
Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев