Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

7 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә вакытлыча эшкә яраксызлык пособиесе артачак

Гамәлдәге закон нигезендә, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие күләменә иминият стажының озынлыгы йогынты ясый.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). 7 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие түләнәчәк. 2020 елның 28 сентябрендә узган Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышы нәтиҗәләре буенча РФ Президенты тарафыннан расланган йөкләмәләр исемлегендә шул хакта сүз бара.

Иминият стажының озынлыгына карамастан уртача хезмәт хакының 100 проценты күләмендә вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие түләү һәм пособиене финанс ягыннан тәэмин итүнең чыганагын билгеләү турындагы мәсьәләне Министрлар Кабинеты карарга тиеш. Боерыкның үтәлеше хакында докладны 2020 елның 1 декабренә кадәр тәкъдим итәргә кирәк.

Гамәлдәге закон нигезендә, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие күләменә иминият стажының озынлыгы йогынты ясый. Сигез ел һәм аннан күбрәк стажга ия хезмәткәр уртача эш хакының – 100, биш елдан сигез елга кадәр стажы булган хезмәткәр – 80, биш елга кадәр стажга ия хезмәткәр 60 процент күләмендә пособие ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев