Саба ТВ

65 яшең тулдымы - эш урыныңны бушат!

Баш табиблар һәм аларның урынбасарлары хәзер медицина учреждениесе белән картлык көненә кадәр идарә итә алмаячак.

65 яшь тулгач та алар үз урыннарын калдырырга тиеш булачак. Бу хакта 1 октябрьдән үз көченә керәчәк канунда җиткерелә, дип хәбәр итә "Российская газета".

Документта федераль, төбәк яки муниципаль органнарның медицина учреждениеләрендә, шулай ук филиалларында җитәкчеләр һәм аларның урынбасарлары вазифасын, хезмәт килешүендә каралган вакытка бәйсез рәвештә, 65 яшькә кадәрге белгечләр биләргә тиеш, диелгән. Әлеге яшькә җиткән кешене, аның язмача рөхсәте нигезендә, квалификациясенә яраклы вазифага күчерү мөмкинлеге карала.

Хәер, искәрмә дә булырга мөмкин. Медицина оешмалары хезмәткәрләренең гомуми җыелышы яисә конференциясе әлеге вазифада булуны 70 яшькә кадәр озайтуны сорый ала.

Татар-информ


 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: