Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

52 яшьлек ирне үтергән ир белән хатынга карата хөкем карары чыгардылар

Юлия Черемухина 10 елга, Сергей Суворов 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

(Казан, 4 май, «Татар-информ»). Бүген ТР Югары суды 48 яшьлек Сергей Суворов һәм 43 яшьлек Юлия Черемухинага карата хөкем карары чыгарды. Алар 52 яшьлек Илдус Кәримовны үтерүдә гаепле дип табылды.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, узган елның декабрендә Илдус Кәримов моннан берничә ай элек танышкан Юлия Черемухинада кунакта булган. Ир-атның бирегә шактый еш килүе ачыкланган. Әмма декабрь кичендә хатынның хәлен белергә килүчеләр ул гына булмаган.

«Мәҗлес»кә Сергей Суворов та килеп кушылган. Кайсыдыр мизгелдә ир-атлар хатынны бүлешергә керешкән һәм сугышып киткәннәр. Суворов аш бүлмәсеннән пычак алып, Кәримовка берничә тапкыр кадаган. Черемухина да читтә калмаган – ул да Кәримовка берничә тапкыр пычак белән чәнчегән. Ир-атның мәетен подъездга чыгарып куйганнар.

«Мин үз гаебемне танымыйм. Бер гаебем дә юк. Миннән күрсәтмәләрне басым астында, янап алдылар. Тикшерүче миңа янады, бик тә курыктым. Моны болай гына калдырмыйм, Мәскәүгә мөрәҗәгать итәчәкмен», - диде соңгы сүзендә Юлия Черемухина.

«Мин дә үз гаебемне танымыйм», - диде Сергей Суворов.

Нәтиҗәдә, суд аларның икесен дә гаепле дип тапты. Юлия Черемухина 10 елга, Сергей Суворов 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев