Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

38 яшьлек Юлия Началованың гомере өзелү сәбәбе аталды

16 март 38 яшьлек җырчы Юлия Началованың үлеме турында билгеле булды.

Беренче мәгълүматларга караганда, җырчы йөрәк авыруыннан вафат булган, дип хокук саклау органнарында чыганакка сылтама белән Лента.ру хәбәр итә.
Басманың әңгәмәдәше сүзләренә караганда, үлеменең төгәл сәбәбе дүшәмбе, 18 мартта булачак яру нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.
Шул ук вакытта җырчының әтисе Виктор Началов «Москва» агентлыгына кызы абсцесс башлану нәтиҗәсендә вафат булуын хәбәр итә. «Гражданнар панихидасы һәм җеназа турындагы мәгълүматны соңрак ачыклыйбыз», ди ул.
Исегезгә төшерәбез, популяр җырчыны 11 мартта Мәскәү хастаханәсенә авыр хәлдә китерәләр, анда аны ясалма кома халәтенә кертәләр. Соңрак Началовның аягына операция ясыйлар.

Началова 1990 нчы елларда танылу алган, аның дискографиясендә сигез альбом бар, соңгы пластинка 2013 нче елда чыккан.
Фото: инстаграм

 

Реклама

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев