Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

35 ЯШЬЛЕК ЛӘЙСӘН ЧЕГӘН КУЛЫННАН ХАРАП БУЛА

Узган елның 14 август иртәсе. Чистай шәһәре. 35 яшьлек Ләйсән әнисенә “хастаханәгә һәм банкка барам”, дип чыгып китә. Борчылырлык бер сәбәп тә булмый. Әмма Әлфия ханымның кызы белән мәңгегә хушлашуы була бу...

 

Юкка чыгу

Ләйсән төш вакыты якынлашканда шалтырата, үзенең Кулясов урамындагы күпер тирәсендә икәнен әйтеп, хәле начар булганга, килеп алуларын үтенә. Әни кеше аның салмыш икәнен дә сизә. Ата-ана машина белән әйтелгән урынга ашыга. Ләкин ул яктагы урамнарны берничә кат әйләнеп чыксалар да, күренми кызлары, телефоны да җавап бирми. Өч-дүрт сәгатьтән соң аның телефонында билгесез ир-атның “короче” дигән бердәнбер сүзе ишетелеп ала да, аппарат тагын сүнә. Шөбһәгә төшкән ата-ана күпер тирәсендәге агач баскан яр буйларын да йөреп чыга, хастаханәгә, моргка, таныш-белешләргә шалтыратып карый. Әмма кыз суга баткандай юкка чыга.

Ике көн буе хәбәр-хәтер булмагач, полициягә мөрәҗәгать итә ата-ана. Шул ук көнне, туктаусыз шалтырата торгач, Ләйсәннең телефоны “телгә килә”. Үзен Владимир дип атаган берәү сөйләгәннәр аңлашылып бетмәсә дә, Ләйсән исән дигән өмет чаткылары кабына. Чөнки ул: “Ләйсән Таня исемле дусты белән каядыр китте, телефоны, әйберләре миндә, Татар Сарсазына килеп алыгыз”, – ди. Ата-ана, әлбәттә, шунда юнәлә, ләкин анда беркемне дә таба алмый. Телефон тагын җавап бирми.

Әлеге ир-атның кем икәнлеге бары тик бер айдан соң гына ачыкланачак әле.

Ләйсәнне эзләү буенча тиешле чаралар күрелә. Ике оперативник Чулманга кушылучы Ржавец елгасы буендагы урман-чытырманлыкны йөреп чыга. Ләкин бер генә дәлил дә күзгә ташланмый. Бактың исә, Ләйсән 14 августта иртәнге 11дә шул ук Кулясов урамында участок инспекторына юлыккан икән. Җәмәгать урынында исерек килеш йөргән өчен беркетмә төзиләр дә җибәрәләр аны.

Ләйсән Фатыйхова юкка чыгу, аның соңгы тапкыр Кулясов урамында күренүе турында хәбәр җирле телевидение һәм башка мәгълүмат чараларына бирелә.


“Кечкенәдән артык иркә булды”

Вакыт узган саен яшь хатын исән түгелдер дигән фараз ныгый бара. Әлфия ханым да кызының эчәргә хирыс булуын, махмырдан чирләвен яшерми. Әмма ул таушалган кыяфәтле эштән чыккан эчкече дигән сүз түгел бу. Ләйсән шәһәр хакимиятендә, банкларда эшләгән. Туганнары һәм күргән-белгәннәре аның джин-тоник, сыра кебек эчемлекләрдән дә тиз исерүен, нерв системасы какшау сәбәпле төрле дарулар куллануын әйтә, юньле гаилә кора алмавын, еш кына эшсез йөрүен дә сөйлиләр.

Биш ел элек иреннән аерылып, малае белән әти-әнисе янында яши ул. Аның турында “кечкенәдән артык иркә булды, тапкан акчасын үз хаҗәтенә тотып, улын тәрбияләүне картларга тапшырды”, дип әйтүчеләр дә бар. Шул сәбәпле булса кирәк, бертуган апасы да рәтләп аралашмый аның белән. Узган җәйдә, ата-ана, әби-бабай килешүе буенча, 4 сыйныфны тәмамлаган малайны әтисе үзе янына Казанга алып китә. Баласыннан аерылу да әни кеше өчен фаҗига була, билгеле. Малайны үги ана карамагына озатуны аңа башкалада төпле белем бирү нияте белән аклап маташсалар да, ышануы кыен моңа. Башка төрле сәбәпләр – иң әүвәл, әни кешенең юньсез тормыш рәвеше ярылып ята чөнки.

Ләйсән соңгы өч-дүрт елда Александр Тихонов исемле кеше белән якын мөнәсәбәттә була. Әлфия ханым “Александр Ләйсәнне өйгә килеп алып китә, исергәч кайтарып куя иде”, ди. Өстәвенә, интернет аша Дубай каласында яшәүче Әхмәд Каббани дигән гарәп кешесе белән дә аралаша Ләйсән. 2016 елда аңа Россиягә килергә виза да эшли, әмма очраша алмыйлар. Узган ел 28 августта Пермь каласында күрешергә ниятлиләр. Әмма, әйтелгәнчә, ике атна кала хатын-кыз юк була.

  • В.Лебедев тикшерү барышында
 

 

Чегән кешесе

Эзләү нәтиҗә бирмәгәч, сентябрь башында кеше үтерү очрагы буенча җинаять эше кузгатыла. Полиция иң беренче чиратта техник чараларга әһәмият бирә. Ягъни Ләйсән телефонындагы хәбәрләшкән номерлар һәм аларның хуҗалары ачыклана. Бигрәк тә, югарыда телгә алынган Владимир кызыксындыра оперативникларны. Ниһаять, Ләйсән “Самсунг”ында булган “Мегафон” сим-картасының “Нокия” телефонына куелуы ачыклана. Аның иясе дә билгеле була – август аенда Чистопольские Выселки авылына килеп киткән Василий Лебедев. 34 яшьлек бу чегән кешесе Ләйсән юкка чыккан көннәрдә Самара өлкәсенең Яңа Куйбышев каласына китеп бара.

Чистай полициясе Лебедевны шул шәһәрдә богаулап алып кайта. Ни рәвешле эзенә төшүләрен белгәч, Лебедев тел яшереп тормый. 15 сентябрьдә оператив хезмәткәрләр белән бергә теге күпер янына килеп, түбәнгә – яр буе әрәмәлегенә төртеп күрсәтә. Тиздән анда чалбар, аяк киемнәре, хатын-кыз сумкасы табыла. Ауган агачлар, чыбык-чабык аша яр буена чыккач, суда яткан билдән түбән ялангач хәлдәге мәет тә күренә. Ай буе суда, юештә ятып бозылган кешенең Ләйсән икәне шик уятмый...


14 август

Василий Лебедев барысын да сөйләп бирә.

...Кулына бер банка сыра тоткан исерек, әмма зифа, матур хатын чегән егетеннән тәмәке кабызгыч сорый. Мондый милләт кешесе Ләйсән бармакларындагы алтын балдакларга да игътибар итми калмый. “Танышып киткәч, сумкасыннан алып дару, аның артыннан сыра эчте, кем беләндер телефоннан сөйләште”, – ди Василий. Әнисе белән икәне безгә мәгълүм инде. Димәк, Ләйсәннең ата-анасы машина белән бу якларны айкап йөргәндә, яңа танышлар чүп-чар баскан табигать кочагында кәеф-сафа корган булып чыга. “Куаклыкта сыра эчтек, бала-чага тавышлары ишетелгәч, эчкәрәк кереп җенси якынлык кылдык, – дип дәвам итә җинаятьче. – Хәлем начарайды дип, сумкасыннан дару алып бирергә кушты. Шул чакта андагы телефон белән алтын балдакны кесәмә салдым. Хәлсезләнгән хатын бармагындагы тагын бер йөзекне салдырдым, икенчесен алганда өненә килеп тавыш чыгарды...”

Калганы аңлашыла торгандыр. Котырынган бәндә хатынны кыйнап “тынычландыра” да, аны күтәреп-өстерәп яр буена алып барып суга ыргыта. Әйтүенә караганда, кимсетүле сүзләргә нык ачуы килгәнгә, һушсыз хатынның батып үлү куркынычы булуын белә торып китеп бара.

Агачлыктан чыккач, таланган байлыкны акчага әйләндерергә керешә ул. Өч алтын йөзекне ломбардка тәкъдим иткәч, анда паспорт сорыйлар. Бер ел элек колониядән чыкканда паспорт алу өчен бирелгән белешмәне күрсәткәч, кире борып чыгаралар аны. Бриллиант һәм фианит кашлы алтын йөзекләрне очраклы кешегә ике мең сум ярымга биреп җибәрә ул. Әлфия ханым аларның бәясе 65 мең сум дип күрсәтә. 12 меңлек телефон 6 мең ярымга сатыла. Шулай итеп, кеше гомерен 9 мең сумга бәяли явыз җинаятьче.


Тотылу
“Самсунг”тагы “Мегафон” сим-картасын үз “Нокия”сенә кую аркасында тотыла ул. Тәҗрибәле төрмәче “шул сәбәпле эземә төшәрләр дип уйлап та карамадым”, дип сөйләнә.

Лебедев – Самара өлкәсендә аеруча кансызлык күрсәтеп кеше талаган өчен тоткарланып, 17 яшендә 9 елга ирегеннән мәхрүм ителгән бәндә. Аннан кайтуына бер ел дигәндә, наркотик матдәләр белән сәүдә итеп, тагын 5 ел ярымга колониягә озатыла. Иреккә чыгуына бер ел узгач, без бәян иткән явызлыкларны кыла.

Тикшерүче аңа аңлы рәвештә кеше үтерү һәм талау дигән ике җинаятьтә гаепләү белдерә. Чистай шәһәр суды 33 яшьлек Василий Лебедевны кырыс режимлы колониядә 12 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем чыгарды. Димәк ки, 45 яшендә азат ителгәндә чегән кешесенең төрмә срогы 26 ел тәшкил итәчәк.

Җанкыярның гаебе бәхәссез. Әмма яшь хатынның үз саксызлыгы да ярылып ята монда. Әҗәленә таба үз ирке белән атлаган, сукмакны үзе салган ул. Әҗәлнең башы да явыз бәндә белән кибет янындагы очраклы очрашуга түгел, ә бәлки бичара адәм баласының күп еллар элек туры юлдан тайпылуына барып тоташа.

 
 
Чыганак: Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев