Саба дулкыннары

31 көнне ял итәчәкбезме? Ниһаять, билгеле булды! - Шәһри Казан

Рөстәм Миңнеханов халыкның соравын ишетеп, 31ен ял көне итү-итмәү мәсьәләсе буенча инстаграмда сораштыру уздырган иде.

Күпчелек (89%) 31 декабрьне ял көне итеп, 28е (шимбә көнне) эшләүне хуплаган. Кыскасы, Татарстан Президенты боерыгы буенча, 31 ял итәчәкбез!

"Шәһри Казан" язганча, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмдагы аккаунтында кызыклы гына пост куйды. Анда ул Кыш бабай һәм балалар рәсеме астында түбәндәге язма элде:

"Күпләр миңа 31 декабрьне ял көне дип игълан итәргә кирәк дип яза. Ләкин ул чакта шимбә көнне, 28 декабрьдә, эшкә чыгарга туры киләчәк.

 

Реклама

Тавыш бирегез, уйларбыз".

Тавыш бирү нәтиҗәсендә 89% халык 31 декабрьне ял көне итү вариантын сайлаган.

Бүген исә Президент үз Инстаграмында күпләр көткән хәбәр белән шатландырды: "Бүген боерыкка кул куйдым - 28 декабрьдә эшкә чыгабыз, 31е ял итәбез".

Фото: instagram.com/rusminnikhanov

 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: