Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

3 август көнне Саба районына РФсе Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков килде.

Районга булган визитының төп максаты - биредәге яшәеш белән танышу. Шулай ук, эш сәфәре кысаларында ул Саба районы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән дә очрашты. Журналистлар каршында ул иң элек Саба районы буйлап кылынган сәяхәте турындагы тәэсирләре белән уртаклашты. Шунысы куандыра, төбәк һәрдаим үзгәреп тора һәм ул гел үсештә, дип белдерде. Аеруча юллар төзелешенә мин аерым игътибар бирәм, диде ул. Ә сездә юлларны гел карап, кирәк җирдә ремонт үткәреп, кирәгендә яңасын салып торалар. Бу юнәлештә эш киң җәелдерелгән. Яңа һәм ныкъ, матур өйләрнең күп булуы - тормышның яхшы булуы турында сөйли, диеп билгеләп үтте. Аннары инде журналистларны кызыксындырган күпсанлы сорауларга җавап бирде. Виктор Пешков Дәүләт Думасында Коммунистлар партиясе фракциясен тәкъдим итә һәм алдагы сайлауларда да ул катнашырга җыена.

Фото:http://saby.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев