Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

28 ноябрь көнне районның балалар иҗат үзәгендә әниләргә багышланган бәйрәм булып узды.

28 ноябрь көнне районның балалар иҗат үзәгендә әниләргә багышланган бик матур бәйрәм булып узды. Аны Сабаның сәләтле балалар мәктәбе уздырды. Бәйрәмне ачып, мәктәп директоры Ләйсән Билалова тирән мәгънәле сүзләр белән әниләрне котлады. Узган елларда мәктәп күләмендә үткәрелгән бәйрәмне быел зурлап, һәр бала сәхнәгә чыгарлык итеп әзерләнгәннәр иде. Җырлар, биюләр, шигырьләрне һәр бала ихластан башкарды, билгеле каушап калулар да булды. Ни дисәк тә, әниләр алдында чыгыш ясау бик тә җаваплы эш, ул олимпиада җиңүчеләрен дә каушата. Бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле исә һәр баланың үз куллары белән ясаган бүләкне әнисенә тапшыруы булды.

Гомумән, сәләтле балалар мәктәбе коллективы әти-әниләр белән бик тыгыз элемтәдә яши, күп чараларга гаиләләр дә җәлеп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев