Саба дулкыннары

27 нче майда III Республикакуләм балалар техник иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте.

27 нче майда III Республикакуләм балалар техник иҗаты фестиваленең муниципаль этабы үтте. Район мәгариф учреждениеләрендә балалар һәм яшьләр арасында техник иҗатны үстерү буенча күләмле эшләр башкарылып килә. Балалар иҗат үзәге каршында гына да техник иҗат юнәлешендә төрледән төрле юнәлештәге түгәрәкләр эшләп килә. Бүгенге фестивальда нәкъ менә шул техник иҗат берләшмәләрендә шөгыльләнгән укучыларның эшләреннән торган күргәзмә эшләде.

Бүген балалар җат үзәге бинасы каршында авиамоделирование, автомоделирование, судомоделирование, робототехника, уйлап табу эшләре, агачтан эшләнгән күп төрдәге эшләр һәм гильзадан эшләнгән экспонатлар тәкъдим ителде. Әлеге фестивальның республика этабы 1 - 2 июнь көннәрендә Казанда үтәчәк. Укучыларның игътибарга лаек эшләре әлеге этапта да тәкъдим ителәчәк.
Күбрәк фотолар безнең Instargam битебездә:
https://www.instagram.com/trksabadulkynnary/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: