Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2476 нчы номерлы Лесхоз сайлау участогы

Районыбызның Лесхоз бистәсендә яшәүче халык илебезнең киләчәген хәл итүче сәяси вакыйгага жаваплы карый. Иртәнге сәгатьләрдән үк инде биредэге сайлау участогы халык агымыннан гөрлэп торды. Күркәм үрнәк күрсәтеп җәмәгате Гөлсем ханым белән район башлыгы Рәис Миннеханов та килгән иде. Алар да элеге сайлау участогында РФсы Президентын сайлауда катнашты.

Лесхоз сайлау участогында сайлау хокукы булган 888 кеше теркәлгән. Һәм 1 нче минутларда ук бистәнен дистәдән артык кешесе уз гражданлык бурычын утәргә өлгерде.

Сайлаулар сәяси вәзгыятьне билгеләуче җаваплы эш Һәм халык аны үз куңеле аша үткәреп гражданлык бурычы итеп кабул итә. Яшьләр дә, өлкәннәр дә бу көнгә дулкынланып әзерләнә. Чөнки киләчәкне тагы да яхшырак күзаллый.

Биредә 18 яше тулган 10 егет һәм кыз беренче тапкыр тавыш бирә. Аларга бүләкләр әзерләнгән. Комиссия рәисе Ринат Билалов әлеге участоктагы сайлаучыларның активлыгын югары бәяли.

Быел әлеге участокта тавыш бирергә тиешле гражданнарның 20 се башка территориядә сайлый алу хокукыннан файдаланачак, читтән килгән 40 кеше үзе теләгән кандидатка монда тавыш бирә. Лесхоз картлар һәм инвалидлар йортында 81кеше яши алар Һәм авылның тагын 16 кешесе өйләрендә сайлаячак. Участокка килүчеләр кайнар чәй һәм коймак белән сыйлана ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев