Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2022 елда Ураза гаете 2 майда, Корбан гаете 9 июльдә була, Рамазан 2 апрельдә башлана

2022 елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә – 1100, мөселман җәмгыятенең 622 елда Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) җитәкчелегендә Мәккәдән Мәдинәгә күченүенә 1400 ел тула.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). 2022 ел Россия мөселманнары өчен истәлекле ел булачак: бу елда Идел буе Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми рәвештә кабул итүенә – 1100, мөселман җәмгыятенең 622 елда Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) җитәкчелегендә Мәккәдән Мәдинәгә күченүенә 1400 ел тула. 2022 елда Ураза гаете – 2 майда, Корбан бәйрәме – 9 июльдә була, Рамазан ае 2 апрельдә башлана.

Мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле вакыйгалар ел саен ислам календаре – һиҗри нигезендә билгеләп үтелә. Аның буенча ел исәбе Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.с.) 622 елда Мәккәдән Мәдинәгә күченгән датадан алып барыла. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Реклама

Мөселман ай календареның 12 айдан һәм нигездә 354 көннән торуына, кояш елына караганда 10 яки 11 көнгә кыскарак булуын бәйле рәвештә, мөселман дини бәйрәмнәренең көннәре ел саен григориан календарена карап алга күчерелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев