Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2019 елда Оборона министрлыгы Казан вертолет заводыннан беренче Ми-38Т боралагын алачак

Казан вертолет заводында җитештерелгән боралакның киләчәге зур, дип белдерде РФ оборона министры урынбасары.

(Казан, 21 декабрь, "Татар-информ", Диана Авакян). 2019 елның җәендә Россия Оборона министрлыгы Казан вертолет заводыннан беренче Ми-38Т боралагын сатып алачак. Бу хакта журналистларга Россия Оборона министры урынбасары Алексей Криворучко хәбәр итте.

"Әлеге машинаның киләчәге зур, вертолетның характеристикалары яхшы, без инде ике боралакка заказ бирдек. Аның беренчесен киләсе елның җәендә алачакбыз. Барлык эшләр тәмамланганнан соң әлеге вертолетларны күпләп сатып алу мәсьәләсен караячакбыз", - диде министр урынбасары. Аңа кадәр Криворучко һәм Татарстан Президенты Ми-38Т вертолеты белән танышып, аның очышын күзәтте.

Работа по программе заместителя Министра обороны РФ А.Ю.Криворучко

"Бу яңа типтагы, заманча, тавышсыз эшли торган вертолет, ул төрле бурычларны үти ала. Әлеге машинаның перспективасы зур дип саныйм", - диде журналистларга Рөстәм Миңнеханов. Моннан тыш, кунаклар Казан вертолет заводының җитештерү куәтләре белән танышты.

Казан вертолет заводында җитештерелгән МИ-38Т боралагы 23 ноябрьдә беренче тапкыр һавага күтәрелде. Нефть-газ сервисы компанияләре, шулай ук сәнәгатьнең кайбер тармаклары мондый машиналарга инде күптәннән ихтыяҗ кичерә.

Работа по программе заместителя Министра обороны РФ А.Ю.Криворучко

Аңа кадәр Криворучко Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды. Министр урынбасарына Ту-160 самолеты очышын күрсәттеләр. Моннан тыш, делегация вәкилләренә Ту-22М3М очкычы тәкъдим ителде.

 ÃÂ ÃÂ°ÃÂ±ÃÂ¾Ã‘‚а по программе заместителя Министра обороны РФ А.Ю.Криворучко

 

Фото: tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев