Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2019 елда кайсы тармак хезмәткәрләре эшеннән кыскартылырга мөмкин?

Узган елда 516 фатир йорт басучыларның «корбаны» булган.

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Елена Сәләхова). 2018 ел башыннан алып Казанда 466 фатир басу очрагы теркәлгән. Казан шәһәре буенча Ведомстводан тыш сак идарәсе башлыгы полковник Александр Тимохин матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

Спикер билгеләп үткәнчә, 15 мең очракның 466сы нәкъ менә фатир басу очракларына туры килә. Караклар күбесенчә хуҗалары куркынычсызлык чараларын санга сукмаган йортларга үтеп керә. Шуңа да карамастан, бу җәһәттән уңай тенденция дә күзәтелә. Әйтик, узган елда 516 фатир йорт басучыларның «корбаны» булган.

«Милек хуҗаларын ике кат ишекләр дә, тәрәзәләрдәге тимер рәшәткәләр дә, катлаулы йозаклар да коткармый. Бу хәйләләрнең барысы да йорт басучыларга инде күптән таныш», - диде Александр Тимохин.

Фатир басу очракларын ачуга караганда кисәтүе җиңелрәк. Фатирга сигнализация куйдыру мөмкинлегеннән баш тартмаска кирәк. Хәзерге вакытта Росгвардия өр-яңа сак комплекслары куллана.

Полковник Татарстан халкын аеруча бәйрәмнәр алдыннан тагын да уяурак булырга чакырды.
 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев