Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2018 нче елда бензин бәясе 55 сумга җитәргә мөмкин

Беренче гыйнвардан бензин һәм дизель ягулыкларына акцизлар 50 тиенгә арткан, киләсе кыйммәтләнү 1 нче июльдән булыр дип көтелә.

Аналитиклар фикеренчә, акцизларның кыйммәтләнүе ягулык бәяләренең артуына китерәчәк. Узган ел Россиядә бензин бәясе - 6,8 процентка (2,5 сум), дизель ягулыгы 8,5 процентка (3,4 сум) арткан иде. Кайбер экспертлар бәяләр тиешле дәрәҗәдә кыйммәтләнми, дип саный, Россиядәге бәяләр - Европада иң арзаны. Бездән түбән бәяләр бары тик Казахстан белән Белоруссиядә генә.
Норвегия белән АКШта Аи-95 маркалы бензин декабрь азагында уртача 108,7 һәм 43 сум булган, Эстониядә - 85, Германиядә исә 93 сум. Экспертлар 2018 нче елда Россиядә Аи-95 маркалы бензин 55 сумга җитәргә мөмкин, дигән фикердә. Автоэкспертлар бензин бәясе 3 сумннан да күбрәк кыйммәтләнмәс дип ышандыра.
Фото: 22-91.ru
http://shahrikazan.ru
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев