Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2018 елга табибларның хезмәт хакы икеләтә артачак

Татарстанда медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфаты, аны яхшырту буенча ниләр эшләргә кирәклеге турында "Бердәм Россия"нең Татарстан төбәге бүлегендә узган "Партия лигасы" дискуссия клубы утырышында сөйләштеләр.

Журналистларның һәм халыкның сорауларына Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов, Анжела Вавилова исемендәге Фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов һәм "Акцент" хокук саклау төркеме җитәкчесе Булат Мөхәммәтҗанов җавап бирде.

Айрат Фәррахов әйтүенчә, Россия бюджетыннан сәламәтлек саклау өлкәсенә 2,8 триллион сум акча бүлеп бирелгән. Ни дисәң дә, сәламәтлек саклау системасы дәүләт хезмәтләре арасында иң зур ихтыяҗга ия тармакларның берсе булып санала. Татарстанның социаль-икътисади мониторинг буенча комитет мәгълүматлары буенча, 2016 елда республика халкының 75,1 проценты медицина хезмәтеннән канәгать булуын белдергән. Адел Вафин әйтүенчә, 2013 елда бу күрсәткеч 62,2 процент кына булган. Шулай да зур суммалар тотылып та, кайбер мәсьәләләрнең чишелми калуы халыкны борчый. Күбесе даруларның кыйммәт булуы, белгечләргә язылып булмау, табибларның дәвалау сыйфаты, сырхауханәләрнең иске булуы, ришвәтчелеккә канәгатьсезлек белдереп мөрәҗәгать итә.

Былтыр гражданнардан коррупция очракларына бәйле рәвештә килгән мөрәҗәгатьләрнең 15е буенча җинаять эше ачылган. Медицина өлкәсендәге тәртип бозуларга карата 39 эш тикшерүдә. Сәламәтлек саклау минисрлыгы хакимият белән берлектә медицина хезмәте сыйфатын яхшырту буенча ныклы эш алып бара. Былтыр гына да медицина өлкәсендә модернизацияләү өчен бюджеттан 4 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Авыл җирендә фельдшер акушерлык пунктлары төзүгә, кадрлар мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Сәламәтлек саклау министрлыгы үзе дә тәртип бозу очракларын тикшерә, эшләрне хокук саклау органнарына тапшыра.

Халыкка тынгысызлык бирмәгән сырхауханәләр проблемасы да бүген кискен тора. Әле күптән түгел генә Президент Рөстәм Миңнеханов Татарстандагы сырхауханәләрне төзекләндерү буенча махсус программа кабул ителәчәген әйткән иде. Сырхауханәләр белән бәйле вәзгыятьне яхшырту максатыннан республикада "Дустанә сырхауханә" проекты эшли башлады. Хәзер табибны көтү вакыты 10 минутка кадәр кыскарды, белгеч тә авыруга күбрәк вакытын багышлый ала. Сырхауханәләрдә эш камилләште.

Татарстанда төзекләндерү, модернизация таләп ителгән 190 сырхауханә исәпләнә. Программа өч елга исәпләнгән. Беренче чиратта, модернизацияләнергә тиешле учреждениеләр исемлеген якын арада Президентка тәкъдим итәчәкбез. Быел 60 лап сырхауханә яңарыр дип көтелә, аеруча балаларны дәвалау учреждениеләренә игътибар бирергә кирәк. Бик катлаулы хәлдәге сырхауханәләр бар. Әйтик, Идел буе районындагы 21нче сырхауханә 25 мең кешегә генә исәпләнгән. Әмма, анда 65 меңнән артык кеше теркәлгән. Бу проблеманы хәл итү өчен, сырхауханәгә өстәмә 10 мең квадрат метр тирәсе корылма төзү тәкъдим ителде. Биредә консультатив диагностика үзәге урнашачак. Тәҗрибәле белгечләр авыруларны тикшерәчәк. Хәтта, онкология табиблары да биредә эшлиячәк, - ди Адел Вафин.

Дискуссия барышында үзебездә җитештерелгән медицина җиһазларының югары сыйфатлы булуына да басым ясалды. Әйтик, Япониядә студентлар безнең җиһазларны кулланып тәрҗибәләр уздыралар икән.

Владимир Вавилов фикеренчә, медицина сыйфатын яхшыртуга тәэсир итә торган алымнарның берсе - табибларның хезмәт хакын арттыру. Бу хакта әле шушы көннәрдә генә Россия Президенты Владимир Путин да әйткән иде. Адел Вафин әйтүенчә, 2018 елга табибларның хезмәт хакын 180 проценка арттыру күздә тотыла. Шулай ук табибларның гомерен иминиятләштерү дә мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.

- Ничек кенә булмасын, халыкның үтенечләре, мөрәҗәгатьләре игътибарсыз калмасын. Юк кына мәсьәләне хәл итүдән дә сыйфат дәрәҗәсе яхшыра бит. Булат Мөхәмәтҗанов китергән мисал моңа дәлил: "2013 елда медицина сыйфатына кагылышлы "кайнар элемтә" оештырган идек. Ни хикмәт, шалтыратучыларның 95 проценты медицина учреждениеләрендә бахилаларны сатып алырга кушуларыннан зарланды. Нәтиҗә көттермәде - бүген бу проблема тулысынча хәл ителде".

Реклама

http://shahrikazan.com


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев