Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

2017 ел могҗизалары: кайсы артистның күрәзәчелек сәләте ачылган, кем кредитын япкан, кемнең улы туган?

Бу дөньяда һәркайсыбыз һич уйламаганда истәлекле вакыйгалар, чын могҗизаларга тарый. Күптәнге хыяллар мизгел эчендә тормышка ашса, сабый баладай сөенәсең! Менә эстрада артистлары да 2017 елда тормышларында булган могҗизалары турында Интертатка сөйләде.

Алсу Фазлыева: "Быел бер сәләтем ачылды. Әллә ул еллар үткәч өстәләме икән? Берәр нәрсә турында уйлап куям икән, шул мәсьәлә буенча шундук берәрсе шалтырата. Көннән-көн шаккатам, ничек шулай булырга мөмкин? Ул кешенең шалтыратасын сизәмме икән әллә? Көн дә шулай. Әллә күрәзәчелек сәләтем ачыла башладымы икән? Могҗиза бит!"



ИлГәрәй: "Минем өчен быел иң зур могҗиза - дүрт ел элек алган машинамның кредитын яптым! Хәзер мин әҗәтсез, кредитсыз яшим, Аллага шөкер! Тагын бер елы бар иде, Яңа елга кадәр капларга, 2018 елга чиста күңел белән керергә булдым. 2013 елда Volkswagen Jetta алган идем. Ул хәзер 1,3 млн. сум тора, ә мин 914 меңгә алдым. Акча җитмәгәч, 300 мең сумны кредитка алырга туры килде. Өч елга дип сораган идем, автосалонда эшләүче кызлар дөрес аңламау сәбәпле, кредитны биш елга бирделәр. Моның аркасында хәтта әйткәләшеп тә алдык".



Зәйнәб Фәрхетдинова: "Бу тормыш - үзе бер могҗиза. Көн дә нәрсә булса да килеп чыгып тора. Быел мөһим вакыйга булды: "Язмыш сукмаклары" исемле газетам чыга башлады. Ул иҗат кешеләре һәм моңа кадәр беркая да язылмаган кызыклы язмышлар турында. Интернет заманасы дисәк тә, газета белән кызыксынучылар, теләп алучылар күп. Дөресен генә әйткәндә, газета чыгару турында күптәннән хыяллана идем. Ятып калганчы, атып кал, диләр. Минемчә, теләк булганда, эшләргә була!"



Әнвәр Нургалиев: "Могҗизалар күп булды. Быел беренче тапкыр Казанда 3 концерт бирдем. Бу минем хыялда гына иде. Хәтерлим, Уникста "Татарча солянка" вакытында "үз концертымны куярга иде ул", дип буш залда хыялланып басып тордым. Мин бүгенге көнем белән бик канәгать! Уфада булсам да, Татарстанны сагынам. Татарстан халкы белән минем арада туган мәхәббәт - минем өчен менә шул могҗиза!"



Чулпан Йосыпова: "Чит илләрдә булу, матур җирләрне күрү - могҗиза булды. Быел Төркиянең Измир һәм Денезли шәһәрләрендә, Ташкентта, Астанада булдым. Астанага күп тапкыр барганым булды, ә башкаларына юк. Анда барысы да үзгә, аерыла. Икенче дөньяга эләккән кебек".



Филүс Каһиров: "Быел тормышымда шатлыклы вакыйга булды - икенче улыбыз туды. Ул 16 мартта дөньяга килде. Аңа Рөстәм дип исем куштык. Минем өчен иң зур могҗиза шул!"



Айгөл Рәхимова: "Бик күп могҗизалар булды. Уйламаганда-көтмәгәндә Европага чакырдылар. Берлин шәһәрендә бик танылган һәм талантлы артистлар белән концерт куйдык. Икенчедән, минем иң зур хыялым чынга ашты - миңа беренче "Алтын барс"ым тапшырылды. ТМТВ премиясен алдым".



Эльмира Гыйлфанова: "3 апрель көнне сөйгәнем Рафил кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. 15 июльдә гөрләтеп туй иттек! Бу - тормышымдагы иң зур могҗиза!"

Реклама

http://www.intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев