Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

200 дән артык ретро автомобиль XI Халыкара тарихи техника фестивалендә катнашты [+фото]

Үткән заманның 30 автомобиле, үзләре мөстәкыйль рәвештә Kazanring автодромының ярыш трассасына килеп җитеп, парадта тәкъдим ителде.

(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Кичә XI Халыкара тарихи техника фестиваленең ябылу тантанасы булды. Әлеге чара вакытында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Фестиваль мәйданчыгында Татарстанның Дәүләт советы Рәисе, "Авторетроклуб-21" президенты Фәрит Мөхәммәтшин булды, дип хәбәр итә Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Республика парламенты башлыгы чараны оештыручылар белән бергә ретро мототехника үрнәкләрен карады.

Фестивальдә Россия төбәкләреннән, Белоруссия, Украина һәм Польшадан 200дән артык ретро автомототехника үрнәкләре катнашты. Өч көн дәвамында катнашучылар игътибарына һәм кунакларга Ирбит музее мотоцикллары, Самара музее автомобильләре тәкъдим ителгән.

Бүген 30 элеккеге заман автомобиле, үзләре мөстәкыйль рәвештә Kazanring автодромының ярыш трассасына килеп җитеп, парадта тәкъдим ителде. Әлеге чара Татарстан Президенты кубогына үткәрелгән ралли-кросс кысаларында узды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча аерым номинациядә җиңүчеләр бүләкләнде. Борынгы үрнәкләр белән танышкач, Фәрит Мөхәммәтшин үзе реставрацияләгән "Победа" машинасы руле артында кайтып китте.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев