Саба дулкыннары

16 ел элек Африка егетенә кияүгә чыккан Альбина Гарифуллина: «Бер күрүдә үк гашыйк булдым дип әйтә алмыйм, әмма ихлас елмаюы белән үзенә җәлеп итте»

Журналист Альбина Гарифуллина Африка егете Амадуга кияүгә чыккач, аларның гаиләсе турында язмаган газета-журнал калмаган иде. Шушы көннәрдә аларның өйләнешүенә 16 ел булды. Шул уңайдан без Дяхателар гаиләсенә кунакка барып кайттык.

Мөселманнар гашыйк кына булмый, өйләнәләр дә

«Әле дә яңа гына өйләнешкән парлар кебек яшибез», - дип каршы алды алар безне. Сүзебез Альбина белән Амадуның танышу тарихыннан башланды.

- Бу хәл көтелмәгәндә булды. 29 яшемдә булсам да, кияүгә чыгарга ашыкмый идем. «Эфир» телеканалында барган «Будем здоровы» тапшыруына СПИД турында сюжетлар төшерергә дип, Африкага бардым. Язмыш кушуы буенчадыр инде, бу минем Сенегал иленә икенче баруым иде. Кабат шунда барырга уемда да юк иде югыйсә. Беренчесендә дә озак кына вакыт иганәчеләр эзләргә туры килде. Бу юлы исә минем үземнән, нишләп тагын бармыйсың, кызыклы сюжетлар төшереп алып кайткан идең бит, дип сорадылар. Акча юк дигәч, иртәгә кил, акча табарбыз, диделәр.

Сенегалдан чакыру да озак көттермәде. Язмыш дими, ни дисең?! Барысы да җай гына барды. Шулай итеп, бер дә уйламаганда, мин кабат Дакарга киттем. Анда шактый гына тоткарланырга туры килде. Без очрашасы профессор бер атнага Италиягә командировкага киткән булып чыкты. Буш вакыт шактый иде. Шәһәр белән дә таныштым, кунакка да йөрдем. Мин яшәгән гаиләнең җиде кызы бар иде. Алар әкәм-төкәм кабырчыгы белән багалар. Миңа да, тиздән туең була, дип юрадылар. Мин, әлбәттә, моңа бөтенләй ышанмадым, көлеп кенә куйдым. Шушы кызлар мине бер танышларына кунакка алып барды. Анда бөтен гаиләдә дә балалар күп, барысы да зур-зур йортларда яши. Бу йортта да кызлар күп, бер абыйлары да бар икән. Без килгәндә, ул йоклый иде. Ишегалдында чәй эчеп утырабыз шулай, ишектән, елмаеп, Амаду чыгып килә. Чып-чын кояш инде менә. Бер күрүдә үк гашыйк булдым дип әйтә алмыйм, әмма шул ихластан елмаюы белән үзенә җәлеп итте.

Үзара аралаша башладык, сөйләшергә уртак темаларыбыз да күп иде. Дакар океан ярында урнашкан, бервакыт шулай яр буйлап озаклап йөргәч, аларга кайттык. Ул әнисе белән бакчага чыгып китте. Шуннан керде дә: «Пәнҗешәмбе өйләнешәбез», - ди. «Ә ниш­ләп пәнҗешәмбе?» - мин әйтәм.



«Алайса, җомга», - ди. Ә мин риза, дидем. Беркемгә дә шалтыратмадым, киңәшләшмәдем. Дөрес эшлимме дигән сорау да тумады. Мин ничектер язмышка да, Амадуга да, үземнең карарыма да нык ышандым. Амадуның әнисен дә, сеңелләрен дә, аларның үзара мөнәсәбәтен дә, гомумән ныклы гаилә икәнен күрдем һәм ышандым. Амадудан, ниш­ләп шулай тиз өйләнешәбез, дип сорагач, ул: «Мөселманнар гашыйк кына булмый, өйләнәләр дә», - диде. Аның ышанычлы кеше булуы сөйләшүендә үк чагыла иде, - дип сөйли Альбина.

Амаду исә Альбинага беренче күрүдә үк гашыйк булган.
- Бер генә кызның да күңелгә шулай кереп утыр­ганы булмады. Миңа аның тыйнак булуы һәм зәвык белән киенүе ошады. Башка кызлар кебек майка, шортыдан түгел иде ул, үзенә килешле бик матур озын итәкле сарафан кигән иде. Әмма ир-ат хатын-кызның тышкы кыяфәтенә өйләнми, ул үзе янында тормыш итәрдәй чын дус күрергә тели. Альбинада мин шуны күрергә өлгердем, - ди ул.



- Өйләнешкән мәлләрдә ул миңа еш кына, син минем дустым, дип әйтә иде, - дип сүзгә кушыла Альбина. - Мин моңа башта үпкәли, дустың түгел, хатының дип төзәтә идем. Аның сүзләренең хаклыгына тормыш итү дәверендә генә төшендем. Бәхетле гаиләнең нигезендә чынлап та бер-береңә хөрмәт ята.

«Ике тапкыр туй иттек»

Амаду белән Альбина, гаиләбезнең ныклыгы ике тапкыр никах укытып, ике тапкыр туй уздырганга да, дип шаярта. Никах укытканнан соң, Дакар мэриясенә барып, рәсми рәвештә язылышканнар, туй уздырганнар. Якыннарны гына чакырып, җиңелчә генә туй мәҗлесе ясыйбыз дигәннәр иде, анда 60лап кеше булды, дип искә ала Альбина. Биш көннән ул Казанга кайтып китә.

- Әнигә кияүгә чыгып кайтуымны әйткәч, аның беренче сүзе: «Кияү кайчан кайта, тизрәк өйгә ремонт ясарга кирәк», - булды. Абыем да, апаларым да минем шаккатыргыч хәбәремне бик тыныч кабул иттеләр. Шулай итеп, Амадуны каршы алырга әзерләнә башладык. Ул өч айдан кил­де. Икенче тапкыр туйны минем туган шәһәрем Түбән Камада үткәрдек, - ди Альбина.

«Нурлы Амаду»

Шулай итеп, Дяхателар гаиләсе Казанда яши башлый. Амаду яңа илгә, яңа традицияләргә тиз ияләшә. Альбинаның әйтүенчә, ул бик кызыксынучан, шуңа өстәп, аралашучан да, кешеләрне ярата, аларга дустанә мөнәсәбәттә, киң күңелле.

- Күршеләр аны нурлы Амаду ди. Иртән очраган һәр күрше белән елмаеп исәнләшә, хәлләрен сораша, комплиментлар әйтеп китә. Кечкенә балалар аны күрсәләр, каршына йөгереп киләләр. Ул үзенең күңел җылысын башкаларга да тарата, - ди ул.

Телне өйрәнү дә аңа авыр булмаган, рус телендә иркен сөйләшә. Амаду фатир дизайны белән шөгыльләнә, аңа кадәр йортлар фасадын бизәүче булып эшләгән. Кекин йортын, Дәүләт музеен, шәһәр Ратушасын реставрацияләүдә катнашкан.

- Татарстанның шундый мәһабәт биналарын яңартуда катнашуым белән горурланам. Казан - тарихи, матур шәһәр. Татарларны бик хөрмәт итәм, алар тырыш, эшлекле халык, - ди Амаду.

«Кочаклашырга яратабыз»

Дяхателарның Наил исемле уллары белән Әминә атлы кызлары үсеп килә. Гаиләбезнең ныклыгы икебезнең бер диндә булуында да, ди алар.

- Шуңа өстәп, икебез дә күп балалы гаиләдән, - дип өсти Альбина. - Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, балаларны тәрбияләү мәсьәләләрендә әти-­әниләр тәҗрибәсенә таянабыз. Бала тыныч, тату, мәхәббәтле гаиләдә тәрбияләнергә тиеш. Үзебез дә шундый гаиләләрдә тәрбияләндек. Безнең гаи­ләдә кочаклашу гадәте бар. Озатканда, каршы алганда гына түгел, тиктомалдан гына да бер-беребезне кочаклап китәбез. Бу бигрәк тә балаларга ошый, әти-­әниләренең бер-берләрен һәм аларның үзләрен дә яратуларын күреп-сизеп үсәләр.

Наил белән Әминә әти­ләренең туган теле булган волов телен дә, татарчаны да яхшы белә. Әтиләренең иле, андагы милли мәдәният белән кызыксыналар. Ике-өч елга бер тапкыр Сенегалга да барып кайталар. Балаларның анда да яшәп карыйсылары килә икән.



Киләчәкне әйтеп булмый, язмышыңа ни язылгандыр бит. Альбинаның да насыйбын океан артында очратырмын дигән нәрсә төшенә дә кермәгән, Амаду да татар кызына өйләнермен дип уйламаган. Тормышның аның һәркемгә үз исәбе...


http://shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • "Атна" инф. программа. Эфир 11.05.2018
Ночной режим