Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

12 март көнне Саба районы Көек авылында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чаңгы ярышлары үтте [+фоторепортаж]

Традициягә кергән бу чаңгы ярышларын "Гомумроссия ирекле янгын сүндерү оешмасы"ның Саба бүлеге рәисе Нуриев Фәргать 5нче ел рәттән оештыра. Ярышта Көек һәм Кызыл Мишә авылларыннан 30га якын чаңгычы катнашты. Спортсменнар яшь категориясе буенча бүленделәр һәм җинүчеләр дип түбәндәгеләр танылдылар:

12 яшькә кадәрге малайлар арасында:
1. Шәйхиев Илмир
2. Салихов Айрат
3. Шәрәфиев Рүзәл


12 яшькә кадәрге кызлар арасында:
1. Шәйхиева Ильвина
2. Салихова Айгөл
3. Гилемшина Камилә


15-30 яшьлек кызлар (хатын-кызлар) арасында:
1. Нуриева Сөмбел
2. Нуриева Илзия
3. Нуриева Алия


15-30 яшьлек малайлар (егетләр) арасында:
1. Шәрифуллин Айназ
2. Нуриев Илзат
3. Шәрәфиев Динарт


50 яшьтән өлкән хатын-кызлар арасында:
1. Фәйзетдинова Фәнүзә


45 яшьтән өлкән ир-атлар арасында:
1. Кәримуллин Ильяс
2. Нуриев Фәргать
3. Гайфиев Разыйф


Барлык призерлар истәлекле бүләкләр һәм грамота белән бүләкләнделәр. Барлык катнашучы спортсменнарга истәлекле кызыксындыру бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев