Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

10 яшендә алтынчыны сыйныфны тәмамалаган Кукмара вундеркиндының дәү әнисе: «Аделнең бөтен таланты – Аллаһ бүләге, аңа кечкенәдән шуны сеңдерергә тырыштык»

Адел Насыйров белән моннан биш ел элек Кукмара районы китапханәсендә бер очрашкан идем инде. Ул чакта биш яшендә беренче сыйныфны уңышлы тәмамлап кына калмаган, китапханә уздырган рәсем конкурсында җиңү дә яулаган иде ул. Юллар төшеп, күптән түгел генә Кукмарага баргач, аны кабаттан күрәсем килде.


Алты ел элек әти-әниләре: «Мәктәпкә барасым килә», - дип аптыраткан биш яшьлек улларын Кукмара гимназиясенә имтиханга алып баралар. Укытучыларның теләсә нинди сорауларына Адел чатнатып җавап бирә, оялып та, куркып та тормый. Урысча да, татарча да укып, санап та күрсәтә. Өлкәннәр аптырашка кала. Малайга биш кенә яшь бит әле, буе да кечкенә. «Мәктәптә уку шактый физик көч сорый, дәреслекләр белән шыплап тулган букчаны күтәреп йөрергә дә кирәк. Табиблар рөхсәт итсә алырбыз», - ди мәктәп директоры. Табиблар каршы килми. Укытучыларга да, әти-әниләренә дә бу ашыгыч адымнары өчен моңарчы беркайчан да үкенергә туры килми. Малай барлык фәннәрдән дә яхшы укый. Бигрәк тә математиканы ярата. Сыйныфта да аны «безнең математик» дип кенә йөртәләр. Яше кечкенә, буе бәләкәй булса да, берәү дә кыерсытмый, киресенчә, хөрмәт итә. Хәтта чыгарылыш сыйныфта укучы егетләр дә аның белән кул биреп исәнләшеп китүне үзләренә зур дәрәҗә саный.

Быел очрашкан Адел - алтынчыны уңышлы тәмамлаган ун яшьлек үсмер. Барлык яшьтәшләре шикелле, җәйге каникул рәхәтен сөрә: велосипедта йөри, футбол уйный. Биш вакыт намазны да калдырмый, Коръән укырга да вакыт таба. Рамазан ае буе гаиләләре белән бергәләп ураза тоткан, әтисе белән мәчеткә тәравих намазына да йөргән. Эне-сеңелләрен карау да - олы абый өстендә. Ә алар бишәү. Ясминә өченче сыйныфны отличница булып тәмамлаган, Җәннәткә - җиде, Гомәргә - өч яшь. Фатыйма әле бөтенләй бәби, Рамазан аенда гына туган.
Адел белән аралашуы рәхәт. Күзләре очкыннар сибеп тора, карашы җитди, олыларча фикер йөртә. Масаюның эзе дә юк. Моның серен дәү әни ачты. Бу - гаилә тәрбиясеннән үк килә икән.

- Әтиләре беркайчан да балалар белән уйнап сөйләшмәде. Ул аларга, ничә яшьтә булуларына карамастан, өлкән кеше итеп карады, - ди әтисенең әнисе Венера - дәү әни. - Шуңа да Адел кечкенәдән әтисенең уң кулы булды. Әтисе утын ярса, ул ташый, кар да көрәшә, бакчада да эшли: иренеп, киреләнеп тормый.

Форсаттан файдаланып, мин аңардан вундеркинд Аделнең ничек борын күтәрмәве, йолдыз чире йоктырмавы турында да сораштым.
- Аның бөтен таланты - Аллаһ бүләге, ул аны шулай яралткан. Хәтере әйбәт булган өчен дә ул Аллаһка рәхмәтле булырга тиеш. Әгәр дә Аллаһ биргәнгә риза булмыйча, кәпрәеп йөри башласа, ирке киң, биргәнен алырга да мөмкин, алла сакласын. Аделгә кечкенәдән шуны сеңдерергә тырыштык. Рәхмәт, сүзебезне тыңлый, - диде.

Әйе, бу гаиләдә тәрбия яхшы куелган. Әти сүзе - закон. Олысы да, кечесе дә шуннан чыкмый. Телевизорны да әти рөхсәте белән генә, бик сирәк кабызалар. Компьютеры булса да, анда уеннар юк Аделнең. Әтиләре вакытның кадерен белергә өйрәтә балаларын. Ул өйдә булмаганда, дәү әнинең күзенә генә карап торалар.

Үзе өч бала үстереп, бүген 15 оныкның яраткан дәү әнисе булган Венера ханымның сабыр һәм зирәклеге йөзенә чыккан. Улы Эдуард башка милләт кызы белән тормыш корырга җыенгач та каршы килмәгән. Җитмәсә, булачак киленнең улы да булган әле. «Сиңа яшисе, улым, үзең белми сайламагансыңдыр», - дип, фатихасын биргән. Ярый әле каршы килмәгән, дип шатландым. Югыйсә шундый башлы һәм феноменаль хәтерле Адел дөньяга килми дә калган булыр иде. Килен дә исламда, башында - яулык, кулында - Коръән, күңелендә - изге дога. Бүген Венера ханым киленен мактап бетерә алмый. Вераның телендә дә каенанасына карата рәхмәт сүзләре генә.

Аделнең инженер буласы килә. Төтен чыгармый, һаваны пычратмый торган экологик чиста машиналар ясау турында хыяллана. Сыйныфташларын, туганнарын бик яратса да, Казанга Шамил Усманов урамындагы төрек лицеена да шушы хыялын тормышка ашыру өчен китәргә булган. Кадерле кешеләрен, туганнарын, укытучыларын калдырып китү җиңел генә булмаячагын белеп, сагынуга да түзәргә исәбе. Сеңлесе Җәннәт быел абыйсы укыган гимназиянең беренче сыйныфына укырга керә. Аңа да бик ярдәм итәсе, кулыннан җитәкләп йөртәсе килгән иде дә... Үзенең дә укыйсы, күбрәк белем аласы килә... Барысы да әйбәт буласына ышана малай.

Реклама

Аделнең үзен генә берничек тә фотога төшерә алмадык. Энесе Гомәр абыйсыннан бер адым да калмады.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев