Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

1 майдан “Россия почтасы” Татарстанга җибәрелгән бөтен посылкаларны да ачып караячак

Почта 2018 елгы Дөнья чемпионаты вакытында куркынычсызлык максатыннан тикшереләчәк.

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”). “Россия почтасы” футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында куркынычсызлык максатыннан посылкаларны тикшерәчәк, дип хәбәр итә РБК ведомство матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Агымдагы елда 1 майдан 25 июльгә кадәр барлык посылкаларда һәм EMS та җибәрү тыелган әйберләр һәм матдәләр юклыгын тикшереләчәк. Почта элемтәсе бүлеге хезмәткәрләренә почта аша җибәрелә торган әйберләрне ачып күрсәтергә кирәк булачак, диелгән хәбәрдә.

Бу посылка җибәрү кагыйдәсе Татарстан Республикасы, Волгоград, Калининград, Түбән Новгород, Ростов, Самара, Свердловск өлкәләре, Краснодар крае, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Мордовия, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәләренә кагылачак.

Хатларны ачмаячаклар, аларны махсус җиһаз ярдәмендә тикшерәчәкләр. Бу процедура стандарт булып тора.

Почта клиентларга посылкаларны һәм EMSны 2018 елгы чемпионат уза торган төбәкләргә эчендәге предметларның исемлеге һәм бәясен язып җибәрергә киңәш итә. Әгәр посылка җибәргәндә тикшерелмәсә, аны бүлекнең үзендә ачачаклар. Бу мәҗбүри кагыйдә чит илдән, шул исәптә Кытайдан җибәрелгән посылкаларга да кагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев