Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

1 июльдән әзер сөт, ит, балык продукциясе сатуга үзгәрешләр керә

"Әзер сөт, ит, балык ризыклары электрон ветеринария сертификаты белән генә сатылырга тиеш", - ди Габделхак Мотыйгуллин.

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Татарстанда 1 июльдән әзер сөт, ит, балык продукциясе электрон ветеринария сертификаты белән генә сатылырга тиеш. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә билгеле булды.

“Әзер сөт, ит, балык продукциясенә мәҗбүри электрон ветеринария сертификаты тутыру үз көченә 1 июльдән керәчәк. Документ ике этапка бүленеп гамәлгә ашырыла”, - диде ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин.

Татарстан буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Евгений Иванов сүзләренчә, сыр, сөт, сөт өсте (сливки), ит һәм балык продукциясе әлеге исемлеккә 2019 елның 1 июленнән керәчәк. 2019 елның 1 ноябреннән исә әче сөт ризыклары - йогурт, кефир, пахта, сөт өсте (сливки), һәм сөт сывороткасы гамәлдәге документка икенче этап белән күчәчәк.

“Шуңа күрә сөт һәм сөт продукциясе җитештерүче оешмаларга электрон ветеринария сертификатына күчү бурычы куелды. Моның өчен исәпне “Меркурий” системасында алып бару шарт. Билгеле булганча, әлеге система электрон ветеринария сертификатларын автоатлаштыру мөмкинлеге бирә”, - диде Габделхак Мотыйгуллин.

  • Татарстан электрон ветеринария сертификаты тутыруга 2018 елдан кереште. Бүген мал-туар продукциясен сатуга чыгарганда 100 процент белешмә электрон рәвештә бирелә. Бүгенге көнгә барлыгы 26 млн электрон ветеринария сертификаты тутырылган. Март аенда гына да әлеге төр документ 3 млн 175 данәдә бирелгән.

 

Фото: https://www.jasonstake.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев