Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

1 гыйнвардан хезмәт хакы арта

1 гыйнвардан хезмәт хакының минималь күләме 12 мең 130 сум тәшкил итәчәк.

  12 декабрь көнне,  Дәүләт Думасы  өченче укылышта, 2020 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен 12 мең 130 сумга кадәр арттыру турында закон кабул итте. Гамәлдәге кануннар нигезендә, минимальь хезмәт хакы күләме 11 мең 280 сум тәшкил итә. Яңа закон буенча аны 7,5% ка арттырырга тәкъдим ителде.  Бу Үзәк Банкның 2019 елда инфляция дәрәҗәсеннән ике тапкырга артык (3,2-3,7%). Хезмәт министрлыгы бәяләвенчә, 3,2 млн кешенең хезмәт хакы артачак. Аларның яртысы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә эшли. 2020 елда әлеге законны  гамәлгә ашыруга, бюджеттан  20,9 млрд сум бүленәчәк.

 

Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: ТАСС
Фото: aif.ru
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев