Саба дулкыннары

1 Апрель ни өчен Алдау көне дип йөртелә?

1 апрель - көлке көне, алдау көне дип тә йөртелә. Күп илләрдә билгеләп үтелә торган бәйрәм. Бу көнне алдашу яки шаярту гадәти күренеш итеп кабул ителә.

Алдау көне төрле илләрдә төрлечә кабул ителә. Мәсәлән, Бөекбритания һәм аның йогынтысындагы илләрдә төшкә кадәр генә алдашу кабул ителгән.

Бу көн хакындагы беренче тарихи истәлек 1509 елга карый. Француз шагыйре «Poisson d'Avril» - апрель балыгы дип яза. Тарихчылар бу сүзтезмәне Көлке көненә карый дип уйлыйлар.

1539 елда фламанд дворянының ялчыларына шаян эшләр кушуы билгеле. 1 апрельнең документаль теркәлгән очрагы 1686 елга карый - инглиз язучысы Джон Обри «Fools Holiday» - Тилеләр бәйрәме дип яза. 1696 елда Лондондагы берничә шаян кеше халыкны "арысланнар юганны карарга" чакыра.

Ни өчен беренче апрельдә шаян алдашулар таралуы хакында берничә төрле фикер бар. Урта гасырларда Пасха бәйрәм иткәндә алдашу сценасы төрле дини чараларда кулланылган дигән фикер бар. Шулай ук апрельдәге һава торышының еш кына үзгәреп торуы да бу көннең барлыкка килүенә йогынты ясаган дигән фикер бар.

Россиядә беренче массакүләм алдашу 1703 елда теркәлгән. Мәскәүдә халыкны "моңарчы булмаган чарага" чакыралар. Тамашачыларның исәбе хисабы булмый. Сценаның пәрдәсе ачылып киткәч, "Первый апрель - никому не верь!" язуын күрәләр.

1915 елның 1 апрелендә, Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында французлар немец хәрбиләре булган лагерьга бомба ташлый. Бомба шартламый, анда "1 апрель белән!" дип язылган була.

1957 BBC агентлыгы Швейцариядәге макарон уңышы турында язып чыга. Компания күп кенә хатлар ала - кешеләрне макароннарның вертикаль үсүе гаҗәпләндергәне ачыклана.

1 апрельдәге иң киң танылган алдашу ысуллары:

"Аркаң буялган". Кешегә аркасына буяу тигәнен яки аркасы пычранганын әйтәләр. Кешенең боргаланып аркасын карарга тырышуы, көзге эзләве, киемен салып карарга теләве алдаучының җиңүе булып санала.

Авылларда танышларын ягылмаган мунчага чакыру гадәте бар. Алданып, мунча алачагында чишенеп салкын мунчага керүчеләрне озак еллар искә алалар.

Сәгатьне күчерү. Бу ысул элегрәк, электрон сәгатьләр булмаган очракларда кулланыла. Сәгатьне алга күчереп, кешене барасы җиренә алданрак китәргә һәм көтеп торырга, яки кире кайтырга мәҗбүр итәләр. Сәгатьне артка күчереп, кешене соңга калдыру кабул ителми.

Берәр җиргә барырга йомыш кушып, балаларны җибәрү. Бу ысул да, телефон кергәннән соң сирәк кулланыла башлады, чөнки алданучының шалтыратып белешү мөмкинлеге бар.

Машина-трактор паркларында арасында яшь белгечләрне "искра эзләп" җибәрү ысуллары таралган иде. Яшь белгечкә автомобильнең кабынмавын, "свечада искра юклыгы" белән аңлаталар һәм, чиләк тоттырып, "искра алып килергә" икенче бер кеше янына җибәрәләр. Ул кеше яшь белгечнең чиләгенә чүп салып җибәрергә мөмкин.

Гомумән, 1 апрель алдашуының шаян, кешенең ачуын чыгармый торган булуы шарт. Кешене чыгымнарга китерә, аның нәфрәтен чыгара торган шаярту күңелсезлекләргә, кешеләрнең аралары бозылуга китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә 1 апрельдә якыннарыгызны алдар алдыннан тагын бер тапкыр уйлап карагыз - шаярту ачуланышуга китерә күрмәгез.

Ә сезнең якларда нинди алдашу очраклары бар?

1 апрель белән сезне!

http://intertat.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: