Саба дулкыннары

Саба дулкыннары радиосы Габдулла Тукай тууына багышланган конкурс игълан итә!

Cөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньяcын. Саба дулкыннары радиосы Габдулла Тукай тууына багышланган конкурс игълан итә! Кагыйдәләре бик гади. Шагыйръ тормышы турында 5 сорауга җавап бирергә һәм "Вконтакте" битебезгә бер шигерын диктофонга укып яздырып җибәрергә кирәк. Сезне кыйммәтле бүләкләр көтә! Сораулар: 1.Габдулла Тукайның туган көне һәм әти-әнисенең исеме? 2....

Cөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньяcын. Саба дулкыннары радиосы Габдулла Тукай тууына багышланган конкурс игълан итә!

Кагыйдәләре бик гади. Шагыйръ тормышы турында 5 сорауга җавап бирергә һәм "Вконтакте" битебезгә бер шигерын диктофонга укып яздырып җибәрергә кирәк. Сезне кыйммәтле бүләкләр көтә!

Сораулар:

1.Габдулла Тукайның туган көне һәм әти-әнисенең исеме?
2. Габдулла Тукайның матбугатта басылган беренче шигыре кайчан, кайда басылган?
3. Габдулла Тукайның Галиәскәр Камал белән оештырган журналлар исеме
4. Кем Габдулла Тукайга беренче булып шигырь иҗат иту серләрен өйрәтә?
5. Габдулла Тукайның матбугатта ничә шигыре язылып чыга?

Конкурс нәтиҗәсе 26 апрельдә билгеле булачак

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • "Атна" инф. программа. Эфир 13.04.2018
  • 16 апрель 2018 - 05:34
    Сүрия: алда безне ни көтә?
    2016 елның декабрендә мин гадәттәгечә алдагы елга фаразлар язган идем. Ул чакта Мәскәүдә: "Сүриядә без җиң­дек, тынычлык урнашты", - дип фанфаралар кагалар иде. Чынлап та, Алеппо хәрабәләр астында калган, сугыш уты инде бүтән кабынмас төсле иде.
    76
    0
    1
Ночной режим