Аерылыштык. Хатын китте. Йокы бүлмәсендә яши. Мин асылынырга бау әзерләп куйдым. Менә әйберләрне бүлешеп бетерәбез дә тәвәккәллим. Суд бүлешкән өчен акча ала, ди. Судсыз гына бүләбез әйберләрне. Хатынга — диван, миңа — карават, хатынга — телевизор, миңа — радиола. Кадак-чүкеч — миңа, инә-җеп — хатынга. Чәйнек мәсьәләсендә бәхәс купты.