26 июль 2019 яңалыклары
-
Чаллы табиблары 14 минут эчендә операция ясап, авыруны үлемнән алып калган
Европа стандартлары нигезендә, инфаркт вакытында мондый операция ясау бер сәгатькә якын вакытны ала.
-
ТРның ике вузына керү өчен БДИ мөһим түгел
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында 2019 елда Россия Ислам институтына һәм Казан ислам университетына студентлар кабул итү турында матбугат конференциясе узды. Сүз әлеге уку йортларында нинди әзерлек юнәлешләре гамәлгә ашырылуы, вузларга кемнәр керергә мөмкин булуы турында барды.
-
Элвин Грейны сәхнәгә исерек килеш чыгуда гаеплиләр
Элвин Грейның Башкортстанның Миякә районында узнган концерты халык арасында зур шау-шу куптарды. Җырчыны сәхнәгә исерек килеш чыгуда гаеплиләр. Тамашачысы Радик чыгышына "адекват түгел" дигән бәя бирә.
-
“Бәләкәй кыз телефоннан сурәтен карый да, “абый юк, абый юк” дип йөри...” Актаныш районында җиде яшьлек бала батып үлгән
Нәкъ бер атна элек, 19 июль җомга көнне, Актаныш районында фаҗига була. Татар Суыксу авыл җирлегенә кергән Мари Суыксу авылында яшәүче Мандыкаевларның ял итәргә киткән җиреннән җиде яшьлек уллары әйләнеп кайтмый. Нәни Владислав элекке карьер җирендә күл батып үлә. Кичә без шалтыратканда, алар Владикның җидесен үткәрергә әзерләнә иде.
-
Ишегалдын төзекләндерүне сабалылар үзләре хәл итә
Белүебезчә, соңгы елларда парк һәм скверларны, яр буйларын төзекләндерү буенча районда бик күп эш башкарылды. Тормыш бер урында гына тормый. Инде чират подъезд ишекләрен ачып чыгуга башлана торган территорияләргә җитте.
-
Бәхетле тормыш: иреңне эштән дөрес итеп ничек каршыларга? - Шәһри Казан
Ирне эштән кайтканда каршы алуның бернинди кагыйдәләре дә юктыр дисәгез, нык ялгышасыз. Белгечләр сүзенә колак салсаң, ирне каршы алу үзенә күрә бер сәнгать икән!
-
Илсөя Бәдретдинова төркемендәге Африка егете татар кызына өйләнгән
Әлеге дә баягы Инстаграмны ачсам – яңалык! Илсөя Бәдретдинова төркемендә җырлап йөргән Африка егете Оливер Мбвебве 24 яшьлек Камилә исемле татар кызына өйләнгән.
-
«Җәяүлеләр өчен куркынычсыз өчен юл»
25 июль 6 нчы номерлы "Балачак" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә «җәяүлеләр өчен куркынычсыз өчен юл» акциясе үткәрделәр.
-
Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев эссе көннәрнең күпме торасын әйтте
Сагынып көткән җәйнең кыл уртасыннан узып барабыз. Их, ямьле айларның үткәнен дә сизми калабыз бугай. Күбебез шулай уйлый. Быелгысы да бераз башкачарак булды. Көтелмәгән җылысы да, суыгы-яңгыры да. Һава торышының үзгәрешләренә аптырап та калучылар арабызда да булгандыр. Җиләк җыйганда салкынчарак, җилле көннәр торды, июльнең яңгырлары да күбрәк булды шикелле.
-
Су күтәрелер, ә балык кайтырмы? Белгечләр төрле киләчәк юрый
Россия балыкчылары чаң суга: кайбер балык төрләре куркыныч дәрәҗәдә кими, ә кайберләре сулыклардан бөтенләй юкка чыккан. Күптән түгел генә Генераль Прокуратураның федераль законнар үтәлешен күзәтү буенча баш идарәсе җитәкчесе Анатолий Паламарчук еллык киңәшмә вакытында әнә шундый мәгълүмат җиткерде.