Саба ТВ

25 сентябрь 2018 яңалыклары

  • 25 сентябрь 2018 - 17:06
    Татарстанлылар министрлык һәм ведомстволарның өстенлекле бурычларын үзләре билгеләячәк
    Татарстанда башкарма хакимиятнең максатларын һәм бурычларын халык катнашында формалаштыру проекты башланды.
    701
    0
    0
  • 25 сентябрь 2018 - 16:21
    Үтте гомер исерек белән (гыйбрәт өчен)
    Исерек ир бе­лән тилмереп яшәгән күпме кешеләрне беләм. Берсе дә ирен ташлап китми яки өйдән куып чыгармый. Кунакка барганда: "Безнең әтиебез йоклый әле", – дип сиздермәскә тырышалар.
    762
    0
    0
  • 25 сентябрь 2018 - 15:03
    Карбыз, кавын – нәни балага ашатырга ярыймы?
    Җәй ахыры-көз җитә башладымы – безнең өйдә сугыш-талаш башлана. Нигә, дисезме? Чөнки карбыз-кавын сезоны ачыла. Мин иремә “балага теләсә-нәрсә бирмә, ашказанын бозасың”, дип ябышам, ә ул исә “баланың организмына витаминнар керергә тиеш”, дип кызыбызга зу-у-ур карбыз кисәге суза. Я, кайсыбыз дөрес соң?
    683
    0
    0
  • 25 сентябрь 2018 - 13:32
    Пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә урнаштырудан баш тарткан өчен җәза бирәчәкләр
    Әлеге канунны бозучылар 200 мең сумга кадәр штрафка тартылачак яки 360 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп ителәчәк.
    636
    0
    0
  • 25 сентябрь 2018 - 13:30
    Шкаф шыплап тулган: киелми торган киемне кая куярга?
    Сезнең дә күпмедер киелеп тә, ташларга жәл булган киемнәрегез бармы ул? Шкафны җыештырган саен, берничә секунд шул киемнәрне кулда тотып аптырашта уза. “Ярар, бу юлы тыгып торыйм да, икенче юлы ташлармын” дигән сүзләр белән ул киелми торган, әмма кадерле киемнәр кабат шкафның иң өске киштәләренә “юл тота”. Аларны ничек итеп урамдагы чүплеккә чыгарып атарга яки яндырырга кул барсын ди?! Яшьлек хатирәңне чыгарып ыргыту белән бер бит ул!
    723
    0
    0
  • 25 сентябрь 2018 - 13:25
    “Күргәч, йөрәгем әллә ничәгә телгәләнде, иң якын кешем бит...” Балтач районындагы юл фаҗигасе
    Бәла 20 cентябрь иртәсендә, Балтач - Шәмәрдән машина юлының 9нчы чакрымында була. "Волга" зур тизлектә сөт ташучы КамАЗ белән бәрелешә. Маңгайга-маңгай бәрелешкәннән соң җиңел машина тимер өеменә әйләнә, иң аянычлысы – кеше гомере өзелә. Җиңел машинага ут каба һәм 43 яшьлек йөртүчесе фаҗига урынында һәлак була. Пассажир хатын-кыз авыр хәлдә район үзәк хастаханәсенә озатылган. Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре алып барыла.
    898
    0
    1
  • 25 сентябрь 2018 - 13:03
    Татарстанның 28 муниципалитетында җылылык сезоны башланды
    Беренче чиратта, балалар бакчалары, мәктәпләр, хастаханәләр һәм социаль учреждениеләргә җылы бирелә.
    614
    0
    0
  • 25 сентябрь 2018 - 09:51
    “Дулкын” Сабадан тарала
    Сабада радио күптәннән сөйли. Тарихта билгеле булганча, районда беренче радио “почтадан бульнискә” кадәр ераклыкка сөйләгән. Әнә шул чыбыклы радиодан башланган вакыйгаларның соңгы 40 елы радиодиктор Әлфия Мө­барәкова исеме белән бәйле. Районда 2000 елда “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе оеша. Аннан соң бер-бер артлы башка районнарда да радиолар ачыла. Соңгы хәбәрләрдән ише­телгәнчә, алар бер-бер артлы ябыла да башлаган. Сабада исә бер ай элек тәүлек буе сөйләүче радио барлыкка килде. “Дулкын” радиосы яңалыклары турында бүген дә директор булып эшләүче Әлфия Галимҗан кызы Мөба­рәкова белән әңгәмә кордык.
    885
    0
    1
  • 25 сентябрь 2018 - 09:26
    "Дулкын" радиосында "Әллүки" балалар бакчасына йөрүче нәниләр катнашында тапшыру әзерләү
    27 сентябрь илебездә тәрбиячеләр көне буларак билгеләп үтелә.
    691
    0
    0
  • 25 сентябрь 2018 - 09:22
    Ташкабактан ябыктыра торган аш
    Автор: Гөлназ ӘХТӘМҖАНОВА
    725
    0
    0
  • 25 сентябрь 2018 - 09:13
    “Зөләйха күзләрен ача”: Татар хатынының "пистолетлы дурак"тан кеше ясавы турында фильм
    Кама ярының оҗмахтай бер урынына вакытлыча Мәскәү рөхсәте белән генә үтеп кереп була – Лаеш шәһәре янында “Россия 1” каналы “Зөләйха күзләрен ача” сериалын төшерә. “Русское” кинокомпаниясе “Татар-информ” хәбәрчеләренә берничә сәгать дәвамында кино төшерү төркеменә һәм артистларга комачаулап йөрергә рөхсәт иттеләр.
    1265
    0
    0
  • 25 сентябрь 2018 - 09:10
    Тәслимә Низами, беренче мәхәббәте Иван белән кавышкач, җырлар яза алмый башлаган - концерттан репортаж
    19 сентябрь Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә, күренекле композитор, журналист Тәслимә Низами үзенең иҗат кичәсен үткәрде. Габдулла Тукай исемендәге филармония залында оештырылган мәдәни чарада татар эстрадасы артистлары чыгыш ясады, ике бүлектән торган зур концертта авторның популяр җырлары яңгырады. Күп яклы сәләткә ия шәхесне котларга иҗатташ дуслары, туганнары һәм якташлары да килгән иде.
    1272
    0
    0
Реклама