Саба ТВ

15 август 2018 яңалыклары

  • 15 август 2018 - 14:37
    Татарстаннан 22 яшьлек хатын күпердән сикерергә теләгәндә аек булмаган
    Башкортстанда машина йөртүче Татарстаннан күп балалы ананың үз-үзенә кул салуына юл куймаган. Хатынны Туймазы күперендә күреп алганнар. Машина йөртүчеләрнең берсе туктап, кызны сөйләштерә башлаган, бу вакытта шаһитлар табибларны чакырган. Психологик ярдәм күрсәтү өчен, кызны медицина учреждениесенә алып киткәннәр.
    601
    0
    0
  • 15 август 2018 - 13:15
    Пенсия: буламы, бетәме?
    Пенсия реформасы тирәсендә тартыш дәвам итә. Йомшак кәнәфиләр югарылыгыннан “быдло” булып күренгән массалар, ягъни халык пенсиягә чыгу яшен күтәрү кирәк­леген аңларга теләми. Үзен “бөекләр”, “элита” дип санаучылар гыйбадлар­ның бу аңгыралыгын, үз файдасына үзе каршы ки­лүен төшенә алмый.
    769
    0
    0
  • 15 август 2018 - 13:15
    Салават Фәтхетдинов: “Акча белән чыккан җырчы ничек чыга, шулай кереп китә ул"
    “Татар моңы” конкурсының жюри әгъзасы рәисе Салават Фәтхетдинов “Татар моңы” Халыкара конкурсы буенча фикерләре белән уртаклашты. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры үткәргән "Татар моңы-2018" Халыкара яшь башкаручылар телевизион конкурсының гала-концертына багышланган матбугат конференциясе барышында сөйләде.
    604
    0
    0
  • 15 август 2018 - 13:13
    Быел Татарстанда комбайнчылар бәйгесенә 490 грант премиясе каралган
    Шуның 200ен районнар арасында үз җиңүчеләре арасында билгеләячәкләр.
    624
    0
    0
  • 15 август 2018 - 10:40
    Скончался создатель Чебурашки и Дяди Федора
    Умер советский и российский писатель, драматург и сценарист, автор детских книг, телеведущий Эдуард Успенский.
    586
    0
    0
  • 15 август 2018 - 10:36
    Агу ашаудан туктыйбызмы?
    Ничек кенә булса да зуррак табыш алуга корылган предприятиеләрдә ясалма тәмләткеч, химик катнашмаларсыз гына нинди дә булса азык-төлек җитеш­терелүен төгәл әйтү кыен. Төрле юллар белән кеше организмына эләгүче агулы матдәләр күләме дә артканнан-арта. Ниһаять, һәр­кай­сыбыз­ның сәламәтлегенә зур зыян салучы мондый хәлнең аяныч нәтиҗәләре белән генә көрәшүдән чигенеп, организмыбызны агулаудан туктату чаралары да күрелә башлар, шәт.
    601
    0
    0
  • 15 август 2018 - 10:07
    2018 елда корбан чалыр өчен нисаб күләме билгеле булды
    Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалуның мәгънәсе нидә? Кемнәргә корбан чалу вәҗиб(тиешле) санала? Нинди терлек, мал-туар корбан өчен яраклы? Корбан бәйрәме алдыннан әлеге һәм башка сорауларга җавапны сез түбәндәге язмадан таба алырсыз.
    649
    0
    0
  • 15 август 2018 - 10:06
    Генуяда күпер ишелү нәтиҗәсендә 20дән артык кеше һәлак булган
    Италиянең төньягындагы Генуя шәһәрендә күпернең автомагистраль өстенә җимерелеп төшүе нәтиҗәсендә ким дигәндә 22 кеше һәлак булган.
    588
    0
    0
  • 15 август 2018 - 08:30
    Яңа өянәк: доллар кая кадәр сикерер?
    Грипп вирусы таралу ихтималы турында ишетеп, температура белән урын өстенә менеп яткан авыруны күз алдына китерегез. Россия сумы үзен бүген нәкъ шул авыру кебек тота. Бу юллар язылганда, рубльнең долларга карата курсын күрсәтүче сайтларда 66 сум 17 тиен тирәсендәге бәя чайкала. Нефтьнең 72 доллардан югары торуын исәпкә алсак, сумның бүгенге өянәге Россия икътисадының Америка конгрессы кабул итәргә мөмкин булган карарларга никадәр бәйле булуын күрербез.
    586
    0
    0
  • 15 август 2018 - 08:20
    Татарстанда быел көз нинди булачак?
    Августта төшкә кадәр – җәй, төштән соң – көз, дип әйтә халык сынамышы. Һава торышына бәйле сынамышлар да шактый күп. Мәсәлән, августның беренче атнасында тотрык­лы көннәр сакланса, кыш озын һәм карлы булыр. Август яңгырсыз килсә – җылы һәм коры көзгә, бу айда бәс төшсә – иртә кышка ишарә, берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.
    817
    0
    0
Реклама