Саба ТВ

10 август 2018 яңалыклары

  • 10 август 2018 - 14:00
    Кортлар тәртип ярата
    Бал булырмы, әллә юкмы? Быел умартачылар җәй башланганнан бирле нинди уңыш булачагын төрлечә юрады. Һава торышы да республи­ка­ның төрле җирендә төрлечә булды. Кайдадыр яңгырлар күп яуды, кайсы район җирлекләрендә бөтенләй диярлек булмады. Июнь дә салкын килде. Шуңа да оста умар­тачылар быел бал күп дияргә ашыкмый, һәркем елдагыча дип кенә җавап бирә. Бал кортларын яхшылап караучылар гына откандыр, балы да кешесенә карап кына күп, дип әйтүчеләр дә булды.
    658
    0
    0
  • 10 август 2018 - 13:58
    Фирдүс Тямаев кичектерергә мәҗбүр булган концертын кафеда дәвам итә [видео]
    Фирдүс Тямаев Башкортстанның Аскын авылыда яңгыр булу сәбәпле концертын күчерергә мәҗбүр булган. Ләкин аптырап тормаган: кафега кереп тамаша куйган. “Тамашачыга җырлап алдым, бергә биедек. Мин сезне люблю” дип яза җырчы.
    632
    0
    0
  • 10 август 2018 - 13:56
    Обедка - ялкау лагман
    Рецепт.
    677
    0
    0
  • 10 август 2018 - 13:45
    ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ УКЫРГА КИҢӘШ ИТЕЛГӘН 35 ӘСӘР
    Син кем, беләсеңме? “Укучы”, “бала”, “яшүсмер”, “кеше”, “кыз”, “егет” – исемлекне озак дәвам итәргә мөмкин. Тик үзеңне кем дип кенә атасаң да, иң беренче чиратта син – шәхес. Бүген үз-үзеңне тотышың, нәрсә киюең һәм ашавың, каравың һәм, әлбәттә инде, НӘРСӘ УКУЫҢ синең киләчәктә кем булачагыңа һәм нинди булачагыңа зур йогынты ясый. Шул турыда уйладык та, татар яшүсмеренә укырга киңәш ителгән 35 әсәр исемлеген тәкъдим итәргә булдык.
    779
    0
    1
  • 10 август 2018 - 13:41
    Тимергали хәзрәт Юлдашев: “19 мең сум акчаң булса, корбан чалу фарыз”
    Озакламый Корбан гаете җитә. Мөэмин мөселманнар бу көннәрдә корбан чалдыруны хәстәрләп йөри. Араларында беренче мәртәбә ниятләүчеләр дә бардыр. Казанның Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашев корбанлыкны сайлау һәм чалдыру үзенчәлекләрен аңлатты.
    1290
    0
    0
  • 10 август 2018 - 13:39
    Республикада яшенле яңгырлар көтелә
    Синоптиклар кыска вакытлы көчәючән җил фаразлый.
    596
    0
    0
  • 10 август 2018 - 13:33
    Казанда “ГАЗель” машинасы иномарка, микроавтобус һәм автокран белән бәрелешкән
    Һәлакәт Рус Акташы – Кузайкино юлының 15 нче чакрымында булган.
    693
    0
    0
  • 10 август 2018 - 10:28
    Татарстанда егерме кеше утырган рейс автобусындагы исерек йөртүчене тоткарлаганнар
    Ир-атны транспорт йөртүдән тыйганнар, автобусны махсус тукталышка илткәннәр.
    601
    0
    0
  • 10 август 2018 - 09:25
    “Әни­ем рухын рәнҗетергә хакым юк!”
    Саша балачагын, яшьлек елларының җәйге өлешен шушы авылда үткәрә. Авыл малайлары белән балык каптырулар, урманга йөрүләр, авылның нәкъ уртасындагы күллектә су керүләр дисеңме... Авыл маҗараларын сагынып искә алырлык хати­рәләре аз түгел аның. Уку башланырга санаулы көн­нәр кала гына аны шәһәрдән кайтып алалар. Гомер уза икән шул.
    687
    0
    0
  • 10 август 2018 - 09:01
    9 августа на набережной состоялся выступление вокально-инструментального ансамбля «Биляр» [фото]
    Музыка, заряжала позитивом, подпитывала особой жизненной энергетикой.
    644
    0
    1
  • 10 август 2018 - 08:51
    Татарстаннан армиягә киткән егетләрнең эш урыннары сакланачак
    Татарстаннан армиягә киткән егетләрнең эш урыннарын үзләре әйләнеп кайтканчы саклап тотмакчылар. Рөстәм Миңнеханов әнә шул мәсьәләне өйрәнергә кушкан. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова җиткерде.
    639
    0
    0
  • 10 август 2018 - 08:47
    Солдат булу җиңеләя
    Татарстанда алимент буенча җыелган бурычны кайтару белән түрәләр шөгыльләнәчәк. Республикада махсус комиссия оешкан. Егетләр исә армиягә тыныч күңел белән китә ала. Аларның эш урыны югалмаячак, диләр. Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова узып баручы атнаның мөһим вакыйгаларына карата республика җитәкче­ле­ге­нең мөнәсәбәтен җиткерде.
    626
    0
    0
  • 10 август 2018 - 08:39
    Яңа өянәк: доллар кая кадәр сикерер?
    Грипп вирусы таралу ихтималы турында ишетеп, температура белән урын өстенә менеп яткан авыруны күз алдына китерегез. Россия сумы үзен бүген нәкъ шул авыру кебек тота. Бу юллар язылганда, рубльнең долларга карата курсын күрсәтүче сайтларда 66 сум 17 тиен тирәсендәге бәя чайкала. Нефтьнең 72 доллардан югары торуын исәпкә алсак, сумның бүгенге өянәге Россия икътисадының Америка конгрессы кабул итәргә мөмкин булган карарларга никадәр бәйле булуын күрербез.
    596
    0
    0
  • 10 август 2018 - 08:34
    Татарстанда кабат эссе булачак
    Шимбә көндез 28 градус, якшәмбе 27 градус эссе булыр дип көтелә.
    590
    0
    0
Реклама