20 июль 2018 яңалыклары
-
20 июль 2018 - 16:12Бүген "Саба таңнары" газетасы редакциясе коллективы абунәчеләре арасында лоторея уйнаттыРайонның "Каймак" һәм "Ипи ипекэй" жәмгыятьләре иганәчелегендә әзерләнгән бүләкләр абунәчеләргә ихлас шатлык бүләк итте.
-
20 июль 2018 - 13:55Теләче карбызы тәмлерәк...Карбыз-кавынны күптән сата башладылар. Саталар икән, димәк, алучысы бар. Әмма күпчелек кеше әлегә иртәрәк, иң яхшысы август аенда авыз итү дип уйлый. Шулай да өлгергән, тәмле карбызларны очратырга була инде. Аларны сайлап алганда нәрсәгә игътибар итәргә? Белгечләр киңәшенә колак салу зыян итмәс.
-
20 июль 2018 - 13:05ТӘМЛЕ, МАТУР КЕКС ЯСАУ ЫСУЛЫ [РЕЦЕПТ]Нинди матур десерт икән бу дисезме? Баш ватмагыз, гади кекс бу. Бизәлеше – искиткеч. Әниең эштән кайтуга, кунаклар килешкә, яраткан абыеңны сөендерергә бер дигән татлы ризык булыр. Шуңа да үзеңә саклап куерга онытма!
-
20 июль 2018 - 13:02Дәүләт федераль статистика хезмәте бензин бәясенең төшүен әйттеРоссиядә бензинга уртача бәя 2 тиенгә төшкән һәм 16 июльгә аның бер литры 43 сум 39 тиен тора.
-
20 июль 2018 - 13:01Путин "Русиянең атказанган журналисты" дәрәҗәсен булдырдыРусия президенты карары белән Русиядә "Русия федерациясенең атказанган журналисты" һәм "Русия федерациясенең элемтә һәм мәгълүматның атказанган хезмәткәре" мәртәбәле исемнәр кертелә.
-
20 июль 2018 - 12:55“Су коенырга киткән җирләреннән кайтмадылар”Татарстан юлларында ике зур фаҗига булды. Узган якшәмбедә 20-22 яшьлек дүрт егет утырган җиңел машина поезд астына керде. Барысы да һәлак булды. Бу атнада исә М7 юлында “УАЗ” белән йөк машинасы бәрелешеп, тагын дүрт кешенең гомере өзелде. Күпме гаиләгә зур хәсрәт килде.
-
20 июль 2018 - 11:30КФУда милли белем бирү системасына педагогик кадрлар əзерлəү буенча биш юнəлеш ачылдыБарлык биш юнəлештә дә белем бирү татар телендә алып барылачак.
-
20 июль 2018 - 11:10Татарның тотып карыйсы киләМенә тагын Изге Болгар җыенына барыр көн җитте. Алла боерса, иртәгә мөфтиләребез, күренекле дин әһелләребез, дәүләт эшлеклеләребез белән бергә меңнәрчә өммәттәшебез, борынгы болгар бабаларыбыз ислам кабул иткән җирләрне гизеп, хәрабәләргә орынып, тәүбә кылып кайтачак.
-
20 июль 2018 - 09:24Кызганмыйча күпме акча бирә аласыз?Танылган футболчы Криштиану Роналду Грециядә ял вакытында үзе яшәгән кунакханә хезмәткәрләренә рәхмәт йөзеннән 20 мең евро чәйлек акча калдырып кайтып киткән. Португалия җыелма командасы уенчысы дөньяда иң күп акча эшләүче спортчылардан санала. Берничә көн элек ул “Ювентус” командасына күчте. Итальян клубы аның өчен “Реал”га 112 миллион евро түләгән. Ә сез кызганмыйча күпме акча бирә аласыз?
-
20 июль 2018 - 08:46КФУ эксперты Татарстанга яхшы һава торышының кайчан әйләнеп кайтачагы турында сөйләдеРеспубликада яңгырлар циклонның төньяк-көнчыгыш перифериясе тәэсире белән бәйле.
-
20 июль 2018 - 08:15"Мин гомер буе "ярый" дип яшим". "Ярый" сүзенең мәгънәсен танылган шәхесләр ничек аңлатаАвыздан чыккан бер сүз кырык кешегә җитәр, диелә татар халык мәкалендә. Шуңа күрә, әйткән сүзләргә аеруча игътибарлы булырга кирәк. Игътибар иткәнегез бармы икән: урынлы-урынсыз, кирәксә-кирәкмәсә дә “ярый" яки "ярар” дип еш әйтәбез. Көненә әллә ничә тапкыр без әлеге сүзне кабатлыйбыз, бүтәннәрдән дә ишетәбез. Аның асыл мәгънәсе хакында уйламыйбыз да. Танылган шәхесләр нинди очракта “ярый” дип әйтә, әлеге сүзнең мәгънәсен алар ничек аңлый? “Интертат” хәбәрчесе шул хакта сораштыру уздырды.
-
20 июль 2018 - 08:11Зәй сусаклагычында агым алып киткән үсмерләрне коткарганнарБалигъ булмаганнар инспекциясе тарафыннан 16 яшьлек мәктәп укучыларының әти-әниләренә карата административ протокол төзеләчәк.