Елның шушы вакыты җитсә, чисталык мәсьәләсе телебездән төшми. Икеайлыклар игълан итәбез, өмәләр үткәрәбез, экологлар, җәмәгать инспекторлары әледән-әле рейдларга чыга, гаеплеләргә беркетмәләр төзи, штрафлар сала, хакимият каршындагы АДМ комиссиясендә тикшерәләр... Яңа төр кануннар, аларга өстәмәләр пәйда була, чүплекләр ясау-ябу, чүпләрне үзәкләштерелгән типта җыйнау... – тагын әллә ниләр эшләп карыйлар. Тик аңа карап чистармыйбыз гына. Ел да бер үк – сүз, ел да бер үк – проблема. Чүп тә артканнан-арта гына бара.