"Яшьләргә авылда эш юк, шуңа шәһәргә китәләр", дибез. Ә бит үз бәхетләрен туган җирдә табып, тырыш хезмәт итүчеләр дә юк түгел. Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында яшәүче Алмаз Шәрипов үз бәхетен туган җирдә тапкан. Авылда эш юк диючеләргә үзенең хезмәте белән үрнәк күрсәтә ул.