Кич, суык. Тукталышта бөрешеп, сыгылып торган хатын шәһәрдән авылга кайтырга машина көтә. Әллә туңган, әллә авырый? Бәлкем, исеректер? Кем генә булса да, адәм баласы бит дип, туктап утыртырга булдык. "Әле ярый туктадыгыз, өшеп үләсе идем бит", - дип рәхмәт әйтте дә тизрәк зарын сөйләргә кереште.