17-19 март көннәрендә синоптиклар Казанда +3 градус җылы булуы көтелә, бераз яңгыр явачак дип фаразласа да, кышның әле тиз генә бирешәсенә ышанасы килми. Ни өчен мартның уртасына сикердең әле, дип гаҗәпкә калдыгызмы, дуслар?! Юкка түгел - нәкъ шушы көннәрдә кышкы тәнәфестән соң Казанга футбол әйләнеп кайтачак.