Сер түгел, бүген безнең күп кенә йола, гореф-гадәтләребез югалып бара. Элек татар-мөселман тормышындагы мөһим әйберләр хәзер мәдәният өлкәсендә теге яки бу чараны үткәргәндә, театр уйнаганда гына кулланыла. Тарихка кереп калган чигелгән-тукылган сөлге-яулыклар, намазлык-алъяпкычлар янында җеп эрли торган каба, кер уа торган бәләк, комган, хәтта сандык та искелек калдыгы булып санала...