Инде төн уртасы узып бара, ә аның күзләренә йокы кергәне юк әле. Өйдә берьялгызы, борчуын уртаклашыр кешесе дә юк бит, ичмаса. Инде үз гаиләләрен корып яшәүче балаларына чылтыратыр иде дә, бу вакытта ничек борчыйсың аларны… "Ни булган дип торабыз! Шуның өчен уятмасаң, бу хакта йөз тапкыр сөйләшенгән бит инде, әни!"...