Ирле-хатынлы сәхнәгә чыгып җырлаучылар, төрле шоу-тамашалар алып баручылар, табиблар, укытучылар бар. Ә менә күп еллар буе иңне-иңгә терәп, икәве дә яшьтән үк трактор штурвалы артына утырып, гомер буе шушы һөнәргә тугры булып калучылар еш очрамый. Балтач районының Түбән Кенә авылында шундый бер гаилә белән күрешеп-сөйләшергә насыйп булды.