Узган елның май аенда гаиләбез белән ял итәргә бардык. Бу бәйрәмне ирем оештырган иде. Миңа берни әйтеп тормады, барыбызга да билетлар алып кайткан. Баштарак уңайсызланып тордым. Ә аннары, балаларның шатлануын күреп, мин дә ризалаштым. Ә менә шушы ялны ирем белән үткәргән соңгы көннәр булыр дип кем белгән?