28 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда төнге һава температурасы -1 градуска кадәр түбән төшә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, иртәгә - 29 сентябрьдә, республикада болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшем көтелми. Иртән һәм көндез урыны белән яңгыр булуы ихтимал. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк.
-
Татарстан китап нәшрияты директоры иң күп сатылган китапларны атады
Илдар Сәгъдәтшин әйтүенчә, рейтингның беренче урынында - "Зөләйха күзләрен ача" китабы.
-
Мәктәпләрдә төшке аш тәнәфесе вакытын арттырырга һәм ашханәләрне киңәйтергә тәкъдим итәләр
Мәктәпләрдә кайнар аш белән тукланучылар саны арткач, ашкайнату системасы авырулары, физик җитлегүдә тайпылышлары булган балалар саны кимегән.
-
Татар журналистикасы бүлеге студентларына Гөлсинә Галимуллина премиясе тапшырылды
Язучы, журналист премияне үзе билгели һәм үзе үк финанслый да. (Казан, 28 сентябрь, "Татар-информ", Рәфидә Галимҗанова). Казан федераль университетының татар журналистикасы бүлеге студентларына "Бәллүр каләм" премия иясе, журналист-язучы Гөлсинә Галимуллина үз исемендәге премиясен тапшырды. Әлеге чарада "Татар-информ" хәбәрчесе дә катнашты. Премиягә 2016-2017 уку елында югары нәтиҗәләргә ирешкән икенче курс студентлары...
-
102нче яше белән баручы Өммениса Хадиева: «Озак яшисең килсә, артык кайгырырга кирәкми»
Адәм баласы гомер бакый озак яшәүнең серен ачарга ымсынып яшәгән. Әмма ничек кенә булмасын, сирәкләр өлешенә генә тигән бу үргә һәркемнең бары үзе салган баскычыннан гына күтәрелүе көн кебек ачык. Әйтик, әнә Мамадыш районы, Түбән Тәкәнеш авылында гасыр кичеп, 102нче яше белән баручы Өммениса Хадиеваны гына алыйк. Көн туса, Ходайга...
-
Манту урынына нәрсә ясатырга?
Минем баламда аутизм, ул - тумыштан инвалид. Без кыйммәтле дәвалану курсы узабыз, нәтиҗәсе дә сизелә. Шифаханәгә юллама алу өчен, барлык анализларны да тапшырырга, прививкаларны ясатырга кирәк. Әмма манту ясатканнан соң, балабызның хәле начарлана. Укол ясаган урыны кычыта, айлар буе өйрәнгәннәре онытыла, балада үсеш сизелми. Чарасызлыктан, манту урынына Т-Спот анализын сайладык....
-
Кызым – ирсез, бала – әтисез, мин кияүсез калдык...
- Урыс баеса - чиркәү сала, татар баеса - хатын ала дигәннәре дөрестер, элеккеге татарларга гына түгел, хәзергеләренә дә кагыла бу әйтем, - дип, сөйләп китте Хәдичә карчык (исемен үзгәрттем). - Күз карасыдай тәрбияләп үстергән бердәнбер кызымны әйбәт егеткә кияүгә бирдем дип сөенгән идем, сөенечем озакка бармады. Кияү әтисе сатып...
-
Автомобиль йөртүчеләр өчен 5 ЯҢАЛЫК
1. Сентябрь азагында Татарстанда бензин кыйммәтләнгән. Бәяләр 30-60 тиенгә генә күтәрелсә дә, аерма сизелә. Иң кыйммәтле ягулык Әлмәттә: АИ-92 бензинының литры 36,9 сум тора икән. Казанда да бензинның уртача бәясе шул тирәдә тирбәлә. АИ-95 бензинының литры 39,72 сумга җиткән. Автомобиль газы шулай ук 7 процентка күтәрелгән. 2. Россия Дәүләт Думасы...
-
Комбайннар саны 500гә күбрәк булса, урып-җыю 1 сентябрьгә төгәлләнәсе булган
Бөртеклекләрне суктыра торган комбайннар саны 500гә күбрәк булса, 10-29 августка 5 миллион тонна ашлык җыеп алган һәм урып- җыюны 1 сентябрьгә кадәр төгәлли дә алган булыр идек. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә интервьюсында шулай дип белдергән.
-
Банктан кредит алганда белергә кирәкле 5 КАГЫЙДӘ
1. Кредитны бары ышанычлы, Үзәк банк реестрына кергән оешмалардан гына алыгыз. 2. Кредит алыр алдыннан, бурычны кайтара алу турында ныклап уйлагыз. Психологлар кредит рәсмиләштерергә уйлаган кешенең өч айлык хезмәт хакы күләмендә акчасы булырга тиеш дип саный. 3. Кредитны түләп бара алмыйсыз икән, аны каплау өчен икенче бер кредит алмагыз. Иң...