Алинә Шәрибҗанова турында остазлары: «Ул теләсә нинди музыканы җырлый ала, җитмәсә берничә телдә», - диләр. Искиткеч көчле тавышлы, ягымлы, таләпчән һәм тырыш. Болары - иҗатка кагылышлылары. Алинәнең холкы, шәхси сыйфатлары турында да тәмләп һәм озын-озак итеп яза алыр идем, тик алдан барысын да язып бетереп, язманың тәмен җибәрәсе килми. Укыгач,...